“Авыртуга чак түздем. Тик файдасын күрдем». Хиҗаманың кемгә зыяны бар?

-- Лэйсирэ

Бер көнне туганыбыз сүз ара сүз чыгып: “Хиҗама ясаттым әле”, — дип куйды. Колак ишетмәгән бу сүзгә бер сәерсенсәк, аны ничек ясауларын ишеткәч, бөтенләй шаккаттык. “Авыртуга чак түздем. Тик файдасын күрдем. Кулларым сызлаудан туктады. Быел елдагыча сөлек тә салдырып тормаячакмын”, – ди ул бик канәгать булып. Нәрсә соң ул хиҗама? Халык телендә элек-электән “аркага банка кую” дип йөртелгән күренештән нәрсәсе белән аерыла?

Хиҗама – кан алдыру, дө­рес­рәге, начар канны вакуум ярдә­мендә суырту дигән сүз. Табиб-гирудотерапевт Әлфия Михайлова сүзләренә караганда, беренче карашка бу процедура аркага банка салуны хәтерләтә. Аерма шунда: хиҗама вакытында аркада кеч­кенә тишем ясала. “Хи­җама ясауга керешкәнче, иң элек аркага тмин мае сылап, массаж ясыйбыз. Аннары аркадагы тире катламын махсус лезвие белән кисеп, тиешле нок­таларга вакуумлы банкалар куела. Алар ярдәмендә пычрак кан­ны суыртып алабыз”, – ди Әл­фия Харисовна. Табиб сүзләренә караганда, пычрак кан дигәнең иң кечкенә кан тамырлары булган капиллярлардан алына. “Кан тамырларындагы үлгән кан күзәнәкләре биредә туплана. Эритроцитлар бер-берсенә ябышып бетә, нәти­җәдә, туклыклы мат­дәләргә бай булган канга йөрергә комачаулый. Бу исә күпсанлы чирләр килеп чыгуга сәбәп була. Пычрак кан чыккач исә кан әйбәт йөри башлый, яңа кан күзәнәкләре бүленеп чыга”, – ди ул.

Баксаң, бездә әле соңгы елларда гына популярлаша башлаган әлеге процедура борынгы заманнарда ук еш кулланылган. Ул гарәп, кытай табиблары тарафыннан да даими рәвештә файдаланылган, бөтен Европа, Азия ил­ләрендә киң таралган булган. Тик революциядән соң бу дәвалау тө­ре кулланылмый башлый. Бүген исә хиҗама кабаттан популярлаша бара. Ул, нигездә, простатит, арка авыртуы, җенси көчсезлек, югары кан басымы, веналар тараю яки тыгылу, җилкә яисә муен, баш авырту, туберкулез, тән тиресе авырулары, мускуллар авырту, кул-аяклар ою, ревматизм, югары күз басымы, өянәкләр, йөрәк авырулары вакытында кулланыла. “Кан алдырудан соң умыртка баганасының сыгылмалылыгы да арта. Бүген хиҗама косметоло­гиядә дә еш кулланыла. Замана хатын-кызлары арасында нәкъ шушы ысулны сайлаучылар күп. Бу аңлашыла. Кан алдыру кан әйләнешен яхшырта, гормоннар эшләнешен көчәйтә, эчке әгъза­ларда сыеклык йөрешен тизләтә. Ә бу, үз чиратында, картаюны акрынайта”, – ди Әлфия ханым.

Хиҗама ясаганда банкалар, авыруга карап, тәннең төрле җиренә куела. Мисал өчен, хатын-кыз авырулары вакытында аны кендектән аскы өлешкә урнаштырсалар, башы авыртканнарның ул баш түбәсенә куела. Кайбе­рәүләр, шул ук гүзәл затлар арасында, банканы биткә (!) куйдыручылар да очрый икән. “Банканы биткә куюдан куркасы юк. Монда киселгән урыннар аркадагы кебек зур булмый. Банкаларны шудырып кына йөртәбез. Хиҗама тирән булмаган җыерчыкларны тигезли, пигмент тапларыннан, бетчәләрдән котылырга ярдәм итә. Хиҗама вакытында коллаген бүленеп чыга, ул бит тиресенең төсен яхшырта. Процедурадан соң кан әйләнеше яхшыра – артериаль кан агымы көчәя, тире кү­зәнәкләре кислород аша тукландыргыч матдәләрне күбрәк ала башлый”, – дип тынычландыра табиб.

Киселгән урын димәктән, ул организмның үзенчәлекләренә карап, төрле кешедә төрлечә тө­зәлә икән. Күп очракта тәндәнге яралар атна-ун көндә бетә, дип ышандыра белгечләр. Ул урыннар ачык яра булып тормый, процедурадан соң ук ябыла. Хиҗама ясатканнан соң ял итәргә, авыр физик эш эшләмәскә, тынычлык сакларга киңәш ителә. Фитнес, бассейнга баруны да кичектереп торырга туры киләчәк. Гомумән, хиҗама ясаткан көнне су белән сак булырга кирәк, ди табиб. Бу көнне сабынсыз, гади су белән генә юынудан да яхшысы юк. Хиҗама ясаганнан соң берничә көн температурагыз югары булса, эч китү, эч пошу, калтырану кебек билгеләр күзәтелсә дә куркырга кирәкми, ди Әлфия Михайлова. Бу – хиҗаманың файдасы булып, шифасы тия башлаган ди­гән сүз.

Сүз уңаеннан:

– хиҗама вакытында кеше уртача 700-800 грамм кан югалта;
– хиҗама ясатырга өч көн кала тәнгә массаж ясатырга, бер көн кала ит ашарга ярамый. Процедура ач карынга ясала;
– гемоглобины түбән булган, йөкле, тромблар пәйда булу куркынычы янаган кешеләргә хиҗама ясату тыела.

(Динә Шәкүрова/“Ватаным Татарстан”, /№ 18, 08.02.2019/)

Бәйле