«Иртәгә үләсе дигән кешеләргә 5 миллиардлык ярдәм күрсәтелә»

-- Лэйсирэ

Халык сынамышларына караганда, Путинның рейтинглары төшә башласа, файдалы бер-бер закон кабул итүләрен көт тә тор. Пенсия реформасыннан соң илбашының рейтингы шактый какшады, димәк, халык өчен файдалы яңа закон кертергә вакыт җитте кебек, җәмәгать.

Нинди закон кабул ителәсен дә алдан фаразларга була. Моның өчен Президент Путинның кайларга баруын, кемнәр белән очрашуын гына күзәтеп барырга кирәк. Бүгенге заманда мөмкинлекләр җитәрлек. Матбугат чаралары (бигрәк тә федераль телеканаллар) белән танышып барсаң, үзең Путинга ияреп йөргәндәй буласың. Игътибар иткәнсездер: соңгы арада Путин хосписларга еш бара башлады. Хосписка (дәвалап булмый торган авыруларга ярдәм күрсәтә, әз булса да хәлләрен җиңеләйтү мөмкинлекләре тудыра торган медик-социаль учреждение. – Авт.) килә, анда ятучы балалар белән сөйләшә, кайберсенең кулыннан да тота хәтта, аркасыннан кагып, изге теләкләрен дә тели. Боларның барысын да федераль телеканаллар җентекләп төшерә һәм ул каналларда атна буе Путинның изге җан булуы турында сюжетлар әйләнә.

Соңгы баруында – Санкт-Петербургның Невский районындагы балалар хосписында булган вакытта – илбашы паллиатив ярдәм күрсәтүне законлаштырырга фәрман бирде. Һәм 2019нчы елдан башлап, паллиатив ярдәмгә бюджеттан акча биреләчәк, диде. Быел әлеге сумма – якынча 5 миллиард сум.

Озакка сузмадылар: 16нчы гыйнварда Русия Дәүләт Думасы беренче укылышта «РФ гражданнарының сәламәтлеген саклау нигезләре турында»гы Федераль законга үзгәрешләр кабул итеп тә куйды. Әлеге үзгәрешләр паллиатив медицина ярдәме күрсәтүгә кагыла. Паллиатив ярдәм – дәвалап булмый торган авыруларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү ул. Ярдәм дигәндә авыруның хәлен җиңеләйтү, аның тормыш шартларын яхшырту, соңгы мизгелләрен мөмкин кадәр җиңеләйтү өчен шартлар тудыру, шулай ук психологик һәм социаль ярдәм күрсәтү күздә тотыла. Җиренә җиткереп эшләп бетерсәләр һәм кабул итсәләр, халыкка файдалы закон булачак бу. Белгечләр әлеге закон проектын кабул итүне сәламәтлек саклау өлкәсендә елның иң әһәмиятле вакыйгасы дип атады инде.

Президент хәзер генә игътибар итсә дә, дәвалап булмый торган авыруларга ярдәм күрсәтү турында сөйләшүләр берничә ел бара инде. Узган ел Казанда шушы темага багышланган зур конференция дә узды. «Русиядә паллиатив ярдәмгә мохтаҗларның 50 проценты бу ярдәмне ала алмый» дигән куркыныч факт та яңгырады анда. Куркыныч, чөнки XXI гасырда яшибез, ә күпме кеше авыртуны баса торган препаратларга да тилмерә. Авыруны тулысынча дәвалау турында сүз дә бармый, шуңа күрә алар дәвалап булмый торган авырулар дип йөртелә дә. Ләкин авырту билгеләрен басып, кешенең хәлен бераз булса да җиңеләйтеп була бит. Мәсәлән, наркотик һәм психотроп препаратлар ярдәмендә. Алга киткән илләрдә шулай эшлиләр дә. Бездә бу мәсьәлә җайга салынып бетмәгән әле.

Русиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматына караганда, безнең илдә 1,5 млн кеше паллиатив ярдәмгә мохтаҗ икән. Ләкин Мәскәү сәламәтлек саклау Департаментының паллиатив медицина үзәге җитәкчесе һәм «Вера» хәйрия фондына нигез салучы Анна Федермессер сүзләренчә, чынлыкта елына 18 млн русияле паллиатив ярдәмгә мохтаҗ. Аларның күбесе – өметсез авырулар. Якын арада үләселәрен белеп яшәүчеләр. Бездә паллиатив ярдәм күбесенчә шундыйларны күз уңында тота да инде. Алар өчен хоспислар бар. Тик аларның саны җитәрлек түгел. Бөтен илгә – 32 хоспис. Кайбер төбәкләрдә берәү булса да юк дигән сүз бит. Татарстанда – берәү. Казан шәһәрендә урнашкан ул хоспис 35 балага гына исәпләнгән.

Паллиатив ярдәм иртәгә үләсе дигән кешеләргә генә күрсәтелергә тиеш түгел. Тулы канлы тормыш алып бара алмый (ләкин барыбер яши!) торган авырулар да бар бит. Ревматологик, неврологик, йөрәк-кан тамыры, хроник үпкә чирләреннән интегүчеләр, мәсәлән. Бездә дәвалап булмый торган авыруларга ярдәм итмиләр түгел үзе. Тик ул ярдәмне сорап алырга кирәк. Ярый да сорап йөрер кешең булса! Урын өстеннән дә тора алмый торган авыру ярдәм сорап йөри алмый шул. Хәтта кулы эшләсә дә, кул астында интернеты булса да. Бүгенге заманда бөтен нәрсәне дә интернеттан яки телефон аша эшләп була, дисәк тә, безнең илдә бу кагыйдә тиешенчә үтәлми. Мәсәлән, РКБның интернетта күрсәтелгән телефонына (кабул итү бүлмәсе) көн дәвамында шалтыратып та эләгермен димә. Шуңа күрә ике аягың белән барып, ярдәмне телең белән сорап алырга кирәк.

Инде хәзер паллиатив ярдәм күрсәтү турындагы законга әйләнеп кайтыйк. Бу закон нәрсә бирәчәк соң? Беренче чиратта ул паллиатив медицина ярдәме дигән төшенчәгә тәгаен ачыклык кертергә тиеш. Проектта язылганча, наркотик һәм психотроп дару препаратлары ярдәмендә авыртуны җиңеләйтү хокукы барлыкка килә. Өйдә паллиатив ярдәм алу мөмкинлеге закон белән ныгытылачак. Ягъни авыруы көчәйгәндә яки психологик ярдәм кирәк булганда, авыру паллиатив медицина хезмәтен чакырта (ашыгыч ярдәм түгел, анысы өметсез авырулар янына килергә бик атлыгып та тормый әле аның) алачак. Табибларны паллиатив ярдәм күрсәтүгә өйрәтә башлаячаклар. Мондый табиб психолог та, социаль ярдәм күрсәтүче дә, хәтта юрист та булырга тиеш бит. Мәсәлән, авыруга инвалидлык алуда ярдәм итәсе булуы ихтимал. Өстәвенә, табибларга авыру кешегә генә түгел, ә аның гаиләсенә дә ярдәм итәргә туры киләчәк.

Хәзер документка өстәмәләр кертәләр, икенче укылышка әзерлиләр. Путин үзе үк кушкач, бу закон якын киләчәктә кабул да ителер, мөгаен.

2017нче елга булган саннарга караганда, Татарстанда 15 меңнән күбрәк кеше паллиатив ярдәмгә мохтаҗ. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының паллиатив ярдәм буенча штаттан тыш баш белгече Илсур Шәймәрданов сүзләренчә, яман шеш белән авыручылар – паллиатив ярдәмгә мохтаҗларның 30 проценты гына. Монда сүз ракның дүртенче стадиясе турында бара. Паллиатив ярдәмгә мохтаҗларның калган 70 проценты – неврологик, хроник үпкә авыруы, шикәр чире һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүчеләр.

Безнең гәҗит фотосы һәм язмасы

Бәйле