Улына әти-әни эзләгән Айгөл Фазыйлова сәламәтлеге турында яңа хәбәр җиткерә [фото]

-- Гузель

//Татар тудей//

9 февральдә Айгөл Фазыйлова ВКонтакте сайтындагы төркемендә үзенең сәламәтлеге турында хәбәр белән уртаклашкан. Ул тыны кысылуга зарланган, әмма куркыныч түгел икәнлеген язган. 12 февральдә Айгөл Фазыйлова Казанда химия терапиясенең тагын бер курсын ала башлый. Моңа кадәр ул ял иткән. Улы белән дус кызларында Әлмәт шәһәрендә кунакта булган. 

«Исәнмесез минем кадерле язылучыларым, дусларым, туганнарым кебек якын кешеләр! Мин аңлыйм, сез минем өчен бик борчыласыз. Смсларга җавап бирергә һәм төркемдә язарга өлгермәгәнем өчен гафу итегез. Мөмкинлек булганда төнлә булса да барыгызга да җавап бирергә тырышам.

Аллаһка шөкер, сәламәтлегем яхшы. Аз гына тын җитмәү бар, әмма түзәрлек, куркыныч түгел. 12 февральдә мин химиягә барам, ә 15е сөяккә 8 курстан торган нур терапиясе башлана (барысын да язарга тырышачакмын).

Барыгызга да аңлавыгыз һәм ярдәмегез өчен рәхмәт», дип язган Айгөл Фазыйлова.

Бәйле