Исән килеш туган бала санаулы сәгатьләрдән күзләрен мәңгегә йома

-- Лэйсирэ

Сания мәктәпне тәмамлауга Казанга килеп, шундагы заводларның берсенә эшкә урнаша. Ике ел эшләгәч, хезмәтен ошатмыйча, апасы белән җизнәсе янына Уфага китә, шунда эшкә керергә тели. Ләкин поезд бик озак баргач, әти белән әнине бер күрергә тилмерәчәкмен икән дип, апаларында бераз кунак булуга, туган ягына кайтып китә.

Бер районда эшкә урнашырга тели, әмма анда прописка сорыйлар. Шунда яшәгән туганнары янына пропискага керү мәсьәләсе белән барган кызны анда электән яратып йөргән егете каршы ала. Туганнары Санияне бик ныгытып шул егеткә димли башлыйлар. Аңа бер төзелеш оешмасы әлеге авылдан йорт биргән, ә йортка яхшы хуҗабикә кирәк икән. Никах укытып, Санияне шул йортка килен итеп төшерәләр. Туй уздырырлык мөмкинлекләре булмый. Соңыннан егетнең үз авылларында да йөргән кызы булганлыгы ачыклана. Ул кыз Казанга эшкә киткән һәм авылга яшәргә кайтырга теләмәгән икән. Шунлыктан егет эшлим, яшим дип үзе теләп авылга кайткан Саниягә капланып төшкән дә инде.

Яшь гаиләнең тормышы башыннан ук барып чыкмый. Ирнең эшләгән акчасы үзеннән артмый. Ачлы-туклы яши торгач, Сания шәл бәйләргә өйрәнә. Иренең эчүдән башы чыкмый, өстәвенә үзләре дә аракы белән дус каенана белән каената киленнәрен нигәдер өнәмиләр. Туганнары бер булып ирне Саниягә каршы котырталар. Дүрт ай авырга узмаган хатынны ире: “Син кысыр, бала алып кайтырга ярамыйсың”,– дип кыйный башлый. Ничек тә түзәргә кирәк, кире кайтып кеше көлдермим дип уйлый хатын. Әкренләп шәл бәйләп сатарга тотына. Куллары җитезләнгәннән-җитезләнә. Шәл бәйләгән акча ризык юнәтергә дә җитә, артып та кала. Хатын үзе һәм ире исеменә счет ачып, банкка акча салып бара башлый. Ире Фәрит шабашка эшенә алына. Бервакыт аңа эше өчен тана бирәләр, ул буаз булып чыга һәм игезәк бозау китерә. Алар авылда беренчеләр рәтендә сыерлы булалар. Аннан шул рәвешле алып кайткан бозаулар саны бишкә тула. Гаиләгә шатлык өстәп кыз бала туа. Ләкин ир кыйнаудан туктамый. Хатынын имгәткәнче кыйнар өчен бала юклыгы бер сылтау гына була. Яңак сөяге, борыны сынып, берничә тапкыр сырхауханәдә ятса да, Сания ире өстеннән гариза язмый. Бу мәхшәргә түзә алмыйча ике тапкыр аерылып китеп карый, ләкин ире бабасының, ягъни, Саниянең әтисенең аякларын кочаклап елап: “Бүтән беркайчан да кул күтәрмим”, – дип ант иткәч, хатын аны кызганып кире кайта. Әлбәттә, бу антлар тукран тәүбәсе була.

Фәритнең абыйсының хатыны Саниянең ирен котырту буенча әйтерсең лә үзенә бер төрле ярышта катнаша. Фәрит шабашкадан кайтып өенә кереп кенә чыга да, иң элек абыйларына китә. Абыйсының хатыны шуны көтеп кенә тора: Сания кая барган, кем белән сөйләшкән, аларга кем кергән – түкми-чәчми, үзеннән дә өстәп, барысын да җиткереп тора. Аннан Фәрит өенә кайта да, тавыш чыгарып, Санияне кыйный. Икенче баласын алып кайтырга йөргән хатынның кыйналудан соң җиде айлык авыры төшә. Исән килеш туган бала санаулы сәгатьләрдән күзләрен мәңгегә йома. Сания бу хәлне бик авыр күтәрә. Аңарда депрессия башлана. Төшенкелек, өметсезлек чоңгылыннан үз көче белән генә чыга алмый, нервы авырулары больницасына эләгеп, бер ай ятып чыга.

Бер-ике ай мыштым гына йөргән ир тагын үз эзенә кайтып төшә: шабашкадан кайта, эчә, кыйный… Сания үз эшенә (төрле оешмада җыештыручы, табак-савыт юучы) өстәп, мал асрап, шәл бәйләп сатып йортка саллы-саллы акча кертә. Ир тора-бара яңа “җыр” таба. Имеш, Сания аңа ир малай алып кайтып бирсә, ул аңа тырнак белән дә чиртмәячәк. Сания тагын авырга уза һәм малай алып кайтып, ирен сөендерә. Фәрит, чыннан да, 7 ай эчми, хатынына кул күтәрми, хәтта өйдә булыша, бала караша. Ләкин түземлеге шуннан артыкка җитми, тагын иске эзенә әйләнеп кайта.

Балалар үсеп килә, улына 10 яшь тулганда Сания кыйнаулардан әзрәк онытылып торырмын дип, беренче тапкыр кулына стакан ала. Әздән генә башланган эчү әкренләп ешая, аракы кешене тиз “йота” бит. Хәзер инде ирле-хатынлы эчә башлыйлар. “Аунап ятарлык итеп эчмәдем мин, малларны үзем карадым, өйдәге эшләрне үзем эшләдем”, – ди Сания. Шәл бәйләр өчен мамык кәҗәсе ала, тавык-чебешне күпләп асрый. Ике баласын да үзе тәрбияли. Шабашкага чыгып китмәгәндә ире эчәр өчен генә туганнарында төрле ремонт эшләп йөри. Кулыннан килмәгән эше булмый үзенең. “Куллары алтын иде”, – дип сөйли Сания.

Ә өйдә бер генә көн дә диярлек тавыш чыкмый калмый. Фаҗигагә кадәр бер көн алда Фәрит шабашкадан кайта. Иртән иртүк ул алып кайткан аракыны эчәләр. Сания бер генә рюмка эчә, калганын ире эчеп бетерә, әмма бу гына аз тоела. Тагын ике шешә аракы алып, бер ир белән берсен эчеп бетерә дә, абыйларына керә. Анда тагын котырту. Сания бу вакытта кер юарга җыена. Көнче ир тагын кайтып тавыш чыгарып аны кыйный башлый. “Пычакны алып, аңа ничек чәнчегәнемне хәтерләмим”, – ди Сания. Бу фаҗигадән соң чире нык көчәя, аны больницага салалар. “Үткәннәргә кире кайтып булса, мин кыйнауларга түзеп яшәмәс идем, аерылып үз тормышымны корыр идем, ирем дә исән булыр иде. Ул мине барыбер бер үтерер иде, соңгы вакытта кулында гел балта, пычак булды. Кеше соңыннан гына акыл белән эш итә башлый, тик күп нәрсәгә соңга калабыз шул. Үз гомеребезне гел заяга үткәрәбез…” – ди Сания.

Сөмбелә ГАЯЗОВА. Мамадыш районы.

tatyash.ru

Фото: https://pixabay.com

Бәйле