Балтачта 60 меңгә сыер сатып алу «разборка» белән тәмамлана

-- Лэйсирэ

Балтач районының Нөнәгәр авылыннан шалтыраттылар. «Җаныма үткән борчу буенча шалтыратам, сеңлем, зарымны кабул итәрсез микән?» – ди бер ханым куркып кына. «Узган ел сыер сатып алган идек. Егерме литр сөт бирә, дип саттылар! Алты литр гына сөт биргәнлеге өйгә кайткач кына ачыкланды шул, алдандык. Хәзер менә сыеры да юк, акчасы да», – диде ул.

КАРТ СЫЕРНЫ ИТКӘ ОЗАТКАЧ

Мәүлия ханым Нәбиуллинага 60 яшь. Язмышы гыйбрәтле. Туган вакытта кызының башы кысылып калып, баш мие нервларына зарар килүе аркасында инвалид булган. Шулай булса да, кул көрәше ярышларында катнашкан, Сочига кадәр барып җиткән хәтта. Әнә шул ярышлар вакытында бер аягын комбайн ургычына кыстырып өздергән егет белән танышкан, яшьләр берсен-берсе ошатканнар. Дүрт ай гына йөрешкәннәр дә, өйләнешкәннәр. Мәүлия апа үзе янына кызын да, аның ирен дә сыйдырган. Яшьләрнең бәхете түгәрәк – алты һәм бер яшьлек балалары бар. Кыскасы, шундый үзенчәлекле гаилә бу: монда бер пенсионер, ике инвалид һәм ике балигъ булмаган бала яши.

Мәүлия апаның бер карт сыеры да булган. Анысы узган ел чирләп киткәч, барыбер терелә алмас, сөте дә нык кимеде, исән вакытында суеп, иткә җибәрик, дип сатканнар. Карт сыерның акчасы да күп булмаган – утыз мең сум гына алганнар.

Ишле гаиләдә, бигрәк тә, бәләкәй балалар булган җирдә сөтсез булмый, шуңа күрә Мәүлия апа озакка сузмый гына яңа сыер алып кайту турында уйлый башлый. Элек кенә ул: «Сыер сатучы юкмы?» – дип, күрше-күлән, авылдаш аша белешкәннәр. Хәзер интернет заманы. Мәүлия апага да Рамил исемле бер туганы интернетта белдерү күрүен, Кукмара районының Чаллы авылында берәүләрнең сатуга сыер куюын сөйли.

– Бәясен 60 мең сум дигәннәр иде. Карт сыер акчасына өстәп, кешедән әҗәткә акча алдык та, иртәнге җидедә Рамил белән бу сыерны карарга киттек, – дип сөйли Мәүлия апа. – Белдерүдә ике сыерның сатуга куелуы язылган иде. Баргач икесенең берсен сайлап алырбыз, дип бардым. Килгәч күрдем – дүрт сыерлары басып тора. Берсен ошаткан идем: «Монысы чирли әле аның, ветврач дәвалый, менә монысын алыгыз», – диде хуҗалары. «Әйбәт сыермы соң?» – дип сорадым. Саткан кеше беркайчан да хурламый бит инде ул. «Әйбәт, көненә 18-20 литр сөт бирә», – диде хуҗалары. Минем башым эшләп бетермәгән. Сыерны савып карап алырга кирәк бит инде. Ышандым шул, сүзгә генә ышанып алдым. Кеше ничек алдашып бирә алсын, дип уйладым. Ә кайткач бөтенләй башкасы билгеле булды. Тышкы кыяфәте матур гына, нормаль күренә. Ә сөте юк! Иртән дә, кич тә 3әр литр гына сөт савып алдык, – дип сөйли әңгәмәдәшем.

«Алтмыш мең түләп тә, болай алдап сатарлар идеме? Көтеп карыйк, бәлки җайланып китәр әле», – дип уйлый Мәүлия апа. Тик атна буе сөт күләме артмый да кимеми дә – ничек өч литр биргән булса, һаман шулай кала бирә. Әле җитмәсә, ветврач чакыртып, сыерны тикшертеп карагач, аның кысыр булуы да ачыклана… Шулай итеп, Мәүлия ханым алданганлыгына инана. Һәм Кукмара районының Чаллы авылына, сыер сатып алган өйгә – Зөлфәрия һәм Тәлгать Гайнуллиннарга китә.

– Янымда сыер игъланын тапкан туганым Рамил дә бар иде. Капкага шакыйбыз – чыкмыйлар. Ишек алдына кадәр кердем дә, «Без сыерыгызны кире алып килдек», – дим. Хатыны әшәке сүзләр белән кычкыра башлады. «Син нинди шакшы кеше булдың соң? Рәтләнер әле сөте. Бер алгач, син аны болай алып килеп йөрергә тиеш түгел идең», – ди. Аның болай кычкыруларына түзә алмыйча, Рамил: «Әйдә, Мәүлия апа, бу сыерны кире алып кайтыйк, үзем берничә көн асрап карыйм әле моны», – диде. Аңа каршы килмәдем, кайтып киттек. Берничә көн торгызды да, кире китереп бирде үземә. Ипи дә ашаткан, солы да, ә сөте бер литрга гына арткан. Шуннан бу сыерны бушка ашатып ятмаска, кемнән алсак шуңа кире илтеп бирергә һәм бу юлы артка чигенмәскә уйладым, – ди Мәүлия ханым.

Икенче мәртәбә баруында узган мәртәбәгә караганда да «матуррак» сүзләр ишетә сыер сатучыларыннан. Аларның үзара талашуларын, Мәүлия апага иптәшкә килгән машина йөртүче телефон камерасына төшереп алган. Зөлфәрия ханым Гайнуллинаның ничек итеп үз сатып алучысын төрткәләп капкадан чыгарырга маташуы, теләсә ни кычкыруы яздырылып барган. «Тынычланыгыз әле, без бит кычкырышырга түгел, сөйләшергә килдек», – дигән сүзне дә ишетми ул.

– «Ничә көн савып та, үзгәреш юк, егерме литр сөт бирми бит сыерыгыз. Алып килдек, калдырабыз. Акчаларыбызны кайтарыгыз», – дип сорадым. «Бәлки син аны бозып алып килгәнсеңдер?» – дип гаепли башладылар. Сыерны калдырып киттек. Ләкин аның өчен түләгән акчаны әле дә кайтарганнары юк, – ди Мәүлия апа Нәбиуллина. Югыйсә, ничә айлар узган…

«СЫЕР САТМАДЫК БЕЗ!»

Сыер сатучы Гайнуллиннарның өй телефонына шалтыраттым. Югарыда сөйләнгәннәргә аларның да җавабын беләсе килде. Ләкин мондый җавап булыр дип уйламаган идем – телефонга җавап биргән Зөлфәрия ханым Гайнуллина бу вакыйганы белмәгәнгә салышты.

– Август аенда Балтач районы, Нөнәгәр авылы кешеләре сездән сыер сатып алганнар икән. Сөте бик аз, алдадылар диләр. Бу сүз дөресме?

– Юк, дөрес сүз түгел бу. Нинди Нөнәгәр соң ул? Кайда соң ул? Кайчан алган алар бездән сыер? Август аенда минем бөтенләй сыерым юк иде. Мин сыерлар асрамыйм, үгезләр генә асрыйм. Миндә бернинди сыер да юк! Килеп карагыз!

Бер мизгелдә, әллә ялгыш номер җыйдыммы соң, дип, икеләнеп калдым. Шундый ышандыра торган тавыш белән сөйләде бу ханым, чынлап торып беркем беркемнән сыер да алмаган, бу хәлләр дә бер төш, саташу гына дип уйлап куйдым хәтта.

– Ник, сезнең ирегезнең исеме Тәлгать Гайнуллиндыр бит? – дим шикләнеп кенә.

– Әйе.

Алай булгач сездән алганнар бит инде август аенда сыерны?!

– Белмим миннән бернинди сыер да алмадылар, мин белмим, – дип җавап бирде Зөлфәрия ханым.

Тик менә җәй көне сыер өчен талашкан мизгелендә төшерелгән видеодагы ханымның тавышы белән, шушы мизгелдә телефон аша «бернинди сыер турында да белмим» дип сөйләгән ханымның тавышы бер үк иде. Һәм исемнәре дә – бер үк. Шулай булгач, мине алдадылар булып чыга.

Алдау дигәннән, Мәүлия ханым да үзен алданганнар исәбендә күрә бит, һәм газетага да, моннан берәр чыгу юлы табып булмасмы, бу очракта нишләргә, дигән мөрәҗәгать белән шалтыраткан иде. Бу уңайдан без Кукмара районы прокуроры Ришат Наил улы Шакиров белән элемтәгә кердек.

– Мәүлия апа Гайнуллиннарны судка бирә ала. Ләкин җиңеп чыгармы – билгесез. Чөнки монда сатып алучы һәм сатучы арасында язмача килешү төзелмәгән бит. Алыш-биреш ясаганда, сыермы ул, башка әйбер аласыңмы – язмача килешү төзү кирәк. Ул килешү төзелгән булса, һәм анда шартлары күрсәтелгән булса, билгеле, судны отар иде. Әйтик: «Сыерны тәүлегенә 18-20литр сөт бирүе шарты белән сатып алам» дигән пункт күрсәтелсә. Шуңа күрә, сыер өчен акчаны кайтарып алу мөмкинлеге аз. Ә менә сыерны кире алып кайта алалар. Әгәр дә Гайнуллиннар «Без бу кешегә сыер сатмадык», – дип, сыерны бирүдән баш тартса, аларны акча үзләштерүдә гаепләп, полициягә мөрәҗәгать итәргә мөмкин, – дип аңлатты ул.

«СЕЗ МОНДА НИШЛӘП ЙӨРИСЕЗ?!»

Зөлфәрия ханым Гайнуллинаның «Мин сыер сатмадым, миндә бернинди сыер да юк, ышанмасагыз, килеп карагыз» – дигән сүзен истә тотып, Кукмара районының Чаллы авылына юл тоттык. Сыер сатучыларның да өен эзләп таптык. Зөлфәрия ханым без килгәндә өйдә иде, сөйләшергә дип, урамга чакыргач, чыга-чыгышка кычкыра һәм яный башлады: «Сез монда нәрсә эшләп йөрисез соң, нигә фотога төшерәсез, мин хәзер прокуратурага шалтыратам! Белдегезме?! »

– Ник, үзегез чакырдыгыз бит, менә, килдек – дим.

Зөлфәрия ханым оекчан килеш ишек алдының асфальтына чыгып басты.

«Аягыгызга киегез инде, болай тормагыз, салкын бит», – дим.

– Торсын, аннан соң мин сезнең өстән жалоба язам прокуратурага! Нәрсә кирәк сезгә?!

Бер гаебе дә булмаган кеше, чыга-чыгышка болай акыра һәм теләсә-ни әйтеп яный башлар иде микән, дигән уй йөгереп узды…

Зөлфәрия ханымны ничек кирәк алай тынычландырып, кычкыруын туктаткач, ниһаять, сөйләшә башладык. Башта ул барысын да кире какты: «Без бернинди дә Балтач кешеләренә сыер сатмадык. Без саттык, ләкин ул башка кешеләр иде. Алар безнең сыерны кире китереп йөрмәде, яратты», – дип сөйләде. Мәүлия апа «разборка»га килгәндә төшерелгән видеоязманы күрсәтми чара калмады. «Менә бит, бу видеодагы кеше сез бит. Сыер сатмагансыз икән, ник алайса бу видеода «Бер сатып алдыгыз, инде кире алмыйбыз без бу сыерны! » – дип сөйлисез!» – дим. Шулай дигәч, Зөлфәрия ханым бутала-бутала өр-яңа вакыйгалар версиясе уйлап чыгара башлады, имеш, алар үзләре берәүләрдән сыер сатып алган булган. Ул сыер лейкозлы булган, шуны алып китегез, дип, теге кешеләргә кычкырган икән. Бу уйдырмага, билгеле, ышануы мөмкин түгел. Лейкозлы сыер саткан кеше кире килеп Гайнуллиннар капка төбендә нишләп йөрсен дә, «Ник миңа алдап сыер саттыгыз сез?!» – дип кычкырып йөрсен инде.

Без бу вакыйга турында юлда очраган авыл кешеләреннән дә сораштырдык. Авыл халкы һәр нәрсәдән хәбәрдар була, чөнки. «Гайнуллиннарның болай бераз алдаша торган гадәтләре бар инде. Әйе, берәүләргә сыер сатканнар да, тегеләре алдандык дип, кире китереп биргән икән, дип ишеткән идек шул», – дип сөйләделәр безгә урамдагы әбиләр.

Кыскасы, Балтачта яшәүче пенсионер ханым килеп капкан! Мин Гайнуллиннарның лапасын да кереп карап чыктым, анда сыер юк. Сез китереп биргән сыердан җилләр искән инде. Шулай булгач, тиешле органнарга мөрәҗәгать итеп, бу сыерыгызны барып, эзләп алыгыз да, иткә булса да тапшырыгыз. Авыр юл узарга туры килер, ләкин сыер – арзан бәя тормый. Кабат утыз-кырык мең сум булса да акчагызны кайтара алырсыз. Бөтенләй шымытыр тотып калуга караганда, анысы азмы-күпме файда бит әле…

(Газетабызның интернет версиясендә әлеге низаг турында видео язманы да карарга мөмкин).

Айгөл ЗАКИРОВА

Казан – Кукмара – Казан, Безнең гәҗит

Бәйле