«Ике ай гомерең калган диделәр…» [килгән хат]

-- Лэйсирэ

«Берзаман сезнең газетагызда Казанның Островский урамында урнашкан медицина үзәге кешеләрне алдалап ятуы турында язма чыккан иде. Без дә каптык ул капкынга, газетагызга языгыз әле шуның хакта. Ничек таркатырга шуларның оешмасын, анда күпме кеше әрәм була бит!

Бездән дә акча каерып калганнар иде. Прокуратура, адвокатлар аркылы алардан көчкә котылып чыктык. Бүтән кешеләр алданмасыннар иде. Анда әбиләр күз яшьләре белән елап торалар. Без ул үзәккә узган көздә барган идек, каян тапканнардыр безнең телефон номерын, чакырып китерделәр! Әйдә, килегез, анализларыгызны бушлай бирерсез дип кызыктырдылар.

Мин больницадан чыккан гына идем әле. Шунда үз аякларыбыз белән бардык, анда башыбызны бутадылар-бутадылар да, ярдәм итәбез дип, ниндидер кәгазьләргә кулларыбызны куйдырдылар. Сиксән мең түлисе дигәннәр иде. Анда утырганда чынлап та баш әйләнә башлый. Башта авырыйсыз дип куркыттылар, без ике айдан соң үләргә тиеш идек инде.

Берәү әйтә: “Ике ай гомерең калган, май баскан сине ди, хатынга әйтә – бер ай гомерең калган”, – ди. Авырлык бар кәнишне, Аллага шөкер, сүз дә юк анысы. Шуннан соң башыңны әйләндерәләр, гипнозлыйлар, алтын таулар вәгъдә итәләр, ярдәм итәчәкбез дип ышандыралар. Чишендереп карап, юанлыкны, авырлыкны үлчәделәр дә, үләсең дип куркытып, теге кәгазьләргә кул куйдырдылар.

Кайтып укып карасак – туксан меңгә утыртып куйганнар безне!

Дөресрәге, малай укыды да: “Җүләрме әллә сез!” – диде. Анда, чынлап та, башыңнан аңны алалар. Әле ярый беренче көнне дәвалау процедуралары алмаган идек әле, башка көнгә язылып кайтып киттек.

Алган булсак, акча шунда кала иде. Ну бит акча инде түләнелгән! Болар безне кармакка гына утыртып куйган булганнар. Шундук чаптык адвокатка. Йөри торгач, акчаларны кире кайтара алдык. Ләкин өч меңне, процент буларак, банк алып калды, адвокатлар биш мең алып калдылар. Күрә торып ике пенсионерны алдалаулары турында Мәскәүгә жалулар яздык.

Башкалар, зинһар өчен, аң булсыннар иде дип шалтыратуым! Зинһар өчен, языгыз шуларны, таркатыгыз шул алдакчы оешманы! Күбрәк кеше укыса, яхшырак булыр! Кирәк булса, үзем дә килеп чыга алам, үзем ничек котылганым турында бөтен кәгазьләремне күрсәтәм, өйрәтә алам.

Ринат Мөхәрләмов иде исемем иртә белән

"Безнен авыл гыйбрэте" газетасы


Фото: https://pixabay.com

Бәйле