Татарстанда кайсы көннәрдә җылытачагы билгеле

-- Лэйсирэ

Бу атна ахырында Татарстанда һәм Казанда һава температурасы 0 градуска кадәр менәчәк, дип фаразлый география фәннәре докуторы, КФУның метеорология, климатология һәм экология кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев. Бу хакта Татар-информ яза.

«Бүген иртән КФУ метеостанциясендә 8,8 градус суык булуы теркәлде. Әлегә һава торышың Себер антициклонының төньяк перифериясе билгели. РФ гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлавынча, пәнҗешәмбе көннән Татарстанда һава торышын көньяк-көнбатыштан килгән циклон билгеләячәк һәм һава температурасы җылыначак», — дип билгеләп үтте ул.

14 февраль көнне һава температурасы 1 градус җылыга кадәр менәчәк. Ялларда 0-1 градуска кадәр суытачак, җепшек кар көтелә дип фаразлана.

Фото: https://pixabay.com

Бәйле