Винарис Ильегет җырлый-җырлый ипи кисәкләре ыргыта [видео]

-- Гузель

//Татар тудей//

Шушы көннәрдә җырчы Винарис Ильегет Кабан күлендәге үрдәкләрне ашаткан. Әлеге мизгелдән видео белән ул шәхси инстаграм битендә ураклашкан. Бу видеода Винарис «Каз канаты» җырын җырлап, үрдәкләргә ипи кисәкләре ыргыта.

«Кабан» күлендә үрдәкләрне ашаттым, мораль яктан бик зур канәгатьләнү алдым», дип язган Винарис.

Сүз уңаеннан, соңгы арада Винарис Ильегет Әхтәмов урамында урнашкан «Шутка-бар» банкет залын үстерү өстендә эшли. Кайчан ачылган? Нинди концертлар оештыра? Кичәләргә ничек эләгергә? Шушы юнәлеш белән бәйле сорауларга Винарис Tatartudayга видео җавап кайтарды.


 

 

 

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий