Филүс Каһиров Нью-Йоркта татарча бии [видео]

-- Гузель

//Татар тудей//

Хәзерге вакытта Филүс Каһиров Америка буйлап гастрольләр белән йөри. 10 февральдә Нью-Йоркта узган концертында ул җырлап кына калмаган, татарча биеп тә күрсәткән. Әлеге мизгелдән видеоларны инстаграмда хатыны Эльмира Каһирова җырчының фан-төркеменең сторисында урнаштырган. 

«Бу чын талант иясе, шәп. Әйтеп, сөйләп бетерә торган түгел», «Останың остасы, булганнан бар да була. Шәп җырчы гына тугел, икән, ул юмор хисле егет тә», дигән фикерләр калдырганнар әлеге видео астында.

Бәйле