Концертларга йөрергә акчасы җитмәгәч, болай итә…

-- Лэйсирэ

Безнең халык җыр тыңларга бигрәк ярата. Моның шулай икәненә концертларга барган саен инанып кайтам. Шимбә көнне булган “Татарча солянка”да җыр­чыларны тыңлау белән беррәттән тамашачыны да күзәтеп утырдым.

Урыным өлкән яшьтәге ир белән хатын артына туры килде. Вәт, замана, минәй­тәм. Өйдә ике үсмер кы­зымның телфоннарын алып куеп, тәртипкә өйрә­теп маташам. Ә монда бар халык кулында шул. Җыр­чылар­ның сәхнәгә чыгуы була, әй, төшерә башлыйлар. Минем алда утырган ир-ат сәхнәне генә түгел, хатынын да онытмый. Анысы исә, елмаеп, кул болгап куя. Бу бабайның юк-бар артистларга телефон хәтерен әрәм итмәвен дә абайлап алдым.

Вакыт-вакыт сәхнәгә дә күз ташларга онытмыйм. Әнә Әлфинә Әзһәмованы зал ничек алкышларга күмә. Сызгыралар, кычкыралар. Ринат Рәхмәтуллинны да сагынганнар. Ә менә Раяз Фасыйховка ак яулыклы әби чәчәк бүләк итте. “Мин хәтта каушап та калдым. Әбием тәрбиясендә үскәнгә, миңа ак яулыклы хатын-кызлар аеруча якын. Иҗатымны ярат­каныгызга рәхмәт”, – диде Татарстанның атказанган артисты.

Алып баручыларның, җиде сәгатьлек тамаша көтелә, дигәнен чынга алып кабул иткән кешеләр дә бар иде. Халыкның ял итәргә килгәне күренеп тора. Кул чабып кына утырмыйлар, бииләр дә, хәтта… үбешәләр дә. Анысына Зинира белән Ризат Рамазановлар сәбәп­че булды. Тамашачы сәх­нәдән җибәрми торгач, алар өченче җырларын бү­ләк иттеләр. Алдагы рәттә утыручы 47 ел бергә яшәүче парга “задание” дә бирелде. Әгәр алар җырның бер өлешендә бер-берсен үбеп алалар икән, Рама­за­нов­ларның концертына чакыру билеты бирәчәкләр! Бабай алай һәвәс булмаса да, әби мондый җирләргә йө­рергә ярата, ахры. Ризат әйткәнне дә көтмичә, бабайны “пәп” итеп ала. Тамашачы хуплап кул чаба. Шулай итеп, бәйрәм залга күчте. Әмир бабайның карчыгы шул минутта чакыруны да сорап алырга онытмады. Алып баручылар Айваз Садыров белән Рамил Шәрәфиев бераз “төртте­реп” тә алды үзләренә. Мондый кызык мизгелләр күп булды. Тамаша вакытында бү­ләкләр дә уйнаттылар. Минем алда утырган парга бер айдан буласы концертка ике кешелек билет эләкте. Әби дигәнем, яшь кызлардай сәхнәгә дә менеп йөгерде. Хәтта Зөбәр­җәт ханымның пенсионер икә­ненә дә ышанмадылар.

Хәмдүнә Тимергалиева, сәхнәгә чыгуга, үземә багышланган җыр җырлыйм дип, моңсу көй сузды. Анда, хәлең ничек, диеп сорасалар, әйбәт, диеп җавап би­рәм, дигән сүзләр дә бар иде. Тамашачы аны бик яратып кабул итте.

“Татар радиосы” оештырган мондый “солянкалар” күп булмый икән. Айваз әйтүенчә, татарчасы, язгысы, кышкысы бар. Ә тамашачыга җырчылар күп булган, озак бара торган бәй­рәм кирәк тә инде.

– Атна саен ял итәбез. Пенсия җитмәгәч, эшкә кердем. Шул акчага концертларга йөрим. Монда килгәч, арыганнар онытыла, яшь­лек­кә кайтам. Әле ярый дус­тым Флүрә гел ияртеп йөри, – ди 69 яшьлек Сания апа, минем фикерләрне җөпләп.

(Гөлгенә Шиһапова/“Ватаным Татарстан”, /№ 20, 12.02.2019/)

Бәйле