//Татар тудей//

Гөлназ Сәфәрава шәхси инстаграм битендә Ландыш Нигъмәтҗанова белән клип төшергән вакыттагы фотосын урнаштырган. Әлеге сурәттә Гөлназ да, Ландыш та мәктәп формасыннан. Клипның авторы Гөлназ Сәфәрова сюжет буенча Ландыш белән Фәрит арасын бозган, явыз кыз ролендә дә уйный. Әлеге клип дөнья күргәннән соң, бер ханым «Сәфәрова чын хайван икән, аны яратмый башладым», дип гәҗиткә язып чыккан.

«Ландышның бу клибын хәтерлисезме?! Клипның сюжет авторы мин. Сюжет буенча Ландыш — югары сыйныф укучысы, мәктәпләренә укытырга килгән яшь укытучыга — Фәриткә гашыйк була. Мин — Ландышны яратмаучы, аларның бергә булуларын теләмәүче усал кыз ролендә идем. Бу клип чыкканнан соң, бер апа газетага «Сәфәрова чын хайван икән,аны яратмый башладым» дип хат язып чыккан иде хәтта. «Оныта алмый йөрәк» җырына төшерелгән клипны кайсыларыгыз карады, нәрсә диярсез?! Мин хайванмы?!», ди Гөлназ Сәфәрова.

Әлеге фото шактый фикерләр җыйган. «Шулай дип язганнар икән, димәк сез шәп актриса», «Кайбер кеше өстән генә күз йөртә шул. Тирәнрәк уйларга башына да килми. Тырыш ханым Сез, хөрмәт итәм», «Миңа, Гөлназ, шундый рольләрдә уйнаучылар ныграк ошый. Ничек шул кадәр оста уйнарга була икән, дип шаккатып карап утырам», «Димәк клип зур осталык белән төшерелгән. «Хайван» сүзен, бик эмоциональ кеше язган инде», «Клипны карадым. Бик матур. Чын сөю тарихы һәм ул шундый чын актерлар һәвәслеге белән уйналган, монда режиссер да, Ландыш белән Фәритнең бер-берсен чынлап сөюләре дә роль уйнагандыр. Яратып карыйм бу клипны, мәктәп елларына алып кайта. Молодцы», дип уртаклашканнар Гөлназның язылучылары.

Бәйле