Җырчы Хәким Казаннарны гаҗәпләндерергә тели, төп ярдәмчеләрен атады

-- Лэйсирэ

//Tatar today// Гүзәл Гыйбадуллина//

Җырчы Хәким 28 февральдә Казанда узачак тәүге концертына ныклап әзерләнү белән мәшгуль. Әлеге вакыйга алдыннан без Хәкимнең үзе белән аралашып, хис-кичерешләрен, киләчәккә планнарын белештек, аның өчен борчылып, ярдәм итүчеләре хакында сораштык.

Бу концертта җырлар өч телдә һәм төрле стильләрдә яңгыраячак. Хәким бары тик тере тавыш, моң, үзенчәлекле энергетика белән шаккатырмакчы була.

Мондый концерт оештыру Хәкимнең күптәнге хыялы булса да, ул аны хәзер максатка ирешүнең бер баскычы, иҗаты белән якыннан таныштырырга ярдәм итүче бер адым итеп кабул итә.

«Зур дулкынлану хисе белән тәүге концертымны көтәм. Сәхнә артында минем өчен күбрәк продюсерым Гүзәлия борчыла, ә өйдә әти-әни», дип сөйләде Хәким Tatar-todayга. Авыр чакларында дөрес киңәш бирүче, һәрвакыт ярдәмгә килүче дә нәкъ шушы кешеләр икән. «Алар минем иң якыннарым», дип уртаклашты Хәким.

Алдагы планнары да иҗат белән бәйле. Яңа җырлар яздырырга, клип төшерергә уйлыйлар. Хәзерге вакытта Мәскәүдә узачак концертына әзерлек бара. Шулай ук Хәким ТМТВ премиясенә дә номинант, аңа әзерләнү өстендә дә эшлиләр.

https://www.instagram.com/p/BtwR1RmHjGE/?utm_source=i..

Проект продюсеры @guzelyi , саунд-продюсер @zamaletdinovartur

Хәкимнең 28 февральдә Казанда узачак концертына санаулы билетлар калган. Алып калырга ашыгыгыз. «Шутка-бар» банкетлар залы Әхтәмов урамы, 1

Белешмәләр өчен телефон 2251770, 8(987)2251770

Бәйле