Рәшит Ваһапов фестивале лауреатлары Айсылу Габдинова белән Гөлсирин Абдуллина еш кына бертөрле кием ала башлаган. Алдан сөйләшеп тә түгел, очраклы рәвештә шулай килеп чыга икән. Бу хакта Инстаграмында Айсылу Габдинова яза.
Кызлар моны күреп «Бу — Ваһаповфест униформасыдыр» дип көлешәләр икән. «Бертөрле курткаларыбыз, кофталарыбыз, кулмәкләребез, хәтта пижамаларыбыз да бар хәзер! Курәсең, вкусларыбыз охшаш! Ярый әле бер ук егетләр ошамый безгә» дип яза Айсылу Габдинова.