«Бер көн» дигән клипка Илсөя Бәдретдинова 4 ел фасылын сыйдыра [яңа клип]

-- Гузель

//Tatar today//

Шушы көннәрдә Илсөя Бәдретдинованың күптән көтелгән үзенчәлекле клибы чыккан. Әлеге клип «Бер көн» (Вәсимә Хәйруллина сүзләре, Казах халык көе) җырына төшерелгән. Анда Илсөя Бәдретдинова елның 4 фасылында төрле образларда бер үк урында төшкән. 

Бу клип күпләрнең күңеленә хуш килгән. «Шәп», «Әкияти матурлык», «Искиткеч», «Бик матур клип. Кабат-кабат карыйсы гына килә. Илсөянең образы бик матур. Молодец», дигән фикерләр калдырганнар.

 

Бәйле