«Акча җыябыз, ә машина чүпне зират башына түгә». Авылны ник ишетмиләр?

-- Лэйсирэ

“Безнең авылда көнкүреш калдыкларын контейнерга җыялар. Әле Пушкин урамының 34 нче йорты янындагы чүп түгү урынына барган идем, ул тулган, чүпләр очып йөри. Җәй көне савытлардан сасы ис килә, өстәвенә этләр, мәчеләр дә шунда ята.

Ник аңа дез­инфекция ясамыйлар икән? Бер юлы “КамАЗ” машинасы чүпне зират башына түгеп калдырган. Кеше башына 50 сумнан артыграк акча түлибез. Пропискада булса да, авылда яшәмәгән кешедән акча җыю дөресме? Акча җыялар, чисталык юк” дип яза Ютазы районы, Бәйрәкә авылыннан Зөлфия Ямаева.

Чүп мәсьәләсенә ачык­лык кертү өчен Ютазы районының Бәйрәкә авыл башлыгы Альбина Әх­мәт­шина белән элемтә­гә кердек:

– Башта халык көнкүреш калдыкларын чүплеккә ташлый иде. 2016 елдан Урыссуда урнашкан “Эко-система” оешмасы белән килешү төзедек. Алар аны атнага бер мәртәбә килеп, җыеп китә. Авылда барлыгы 1200гә якын кеше яши. 14 урында 54 контейнер куелган. Бураннар булу сә­бәпле, Пушкин урамына техника керә алмаган иде. Шул сәбәпле бер атна җыел­мыйча калды. Андый очраклар бик сирәк була, – ди Альбина Олеговна. – Авыл халкы башта чүп җы­ю­га каршы иде. Тик со­ңыннан ияләштеләр. Элег­рәк контейнерларга тирес, йорт җиһазларына кадәр тутыралар иде. Хәзер алай ярамаганын аңлый­лар. Чүп­не техника зират янындагы чүплеккә түгеп калдырган дигән сүз белән килешмим. Яз һәм көз көне анда бакча чүпләрен түгәр­гә рөхсәт итәбез. Тиресне дә түгәргә мөмкин. Кеше хәзер артык чистарды, кайберәүләргә тирес ки­рәк­ми, аны ашлама урынына да кулланырга була бит югыйсә. Чүпне бу урыннан трактор җыеп алып китә, авылда ташландык чүп­лекләр ясау тыела. Прокуратура тикшереп ке­нә тора. Контейнерларга де­зинфекция үткәрү киле­шүдә каралмаган. Төрле көн­күреш калдыкларын түк­кәч, хуш ис аңкып тормас инде анысы. Аннан мәчеләрне дә куып йөри алмыйбыз. Пропискада торган һәр кеше акча түләргә тиеш. Бу хакта, гаиләбездәге фәлән кеше башка җирдә яши, ник акча түләтәсез, дип килүчеләр бар. Тик шулай каралган. Авылда пычрак дип әйтеп булмый, чисталыкны гел күзәтеп торабыз.

Фото: https://pixabay.com
(Сәрия Мифтахова/“Ватаным Татарстан”, /№ 21, 13.02.2019/)

Бәйле