Пенсионерларга өстәмә 3,3 мең сум түләү хак сүзме? Хакимияттә аңлаталар

-- Лэйсирэ

Татарстанда яшәүчеләр төрле мессенджерлардан соңгы вакытта эшләми торган пенсионерлар шифаханәдә дәваланудан баш тарткан очракта 3,3 мең сум күләмендә компенсация ала дигән хәбәр ала. Бүген Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы бу мәгълүматны кире какты, дип яза Татар-информ.

«Соңгы вакытта эшләми торган пенсионерлар шифаханәдә дәваланудан баш тартучылар компенсация алачак дигән мәгълүмат тарала башлады. Авторлар гражданнарны социаль яклау территориаль органнарына мөрәҗәгать итәргә һәм 3300 сум күләмендә айлык акчалата түләүне рәсмиләштерергә кушалар. Әмма федераль һәм республика законы белән дә бу чара каралмаган», — диелгән ведомство хәбәрендә.

Министрлык хезмәткәрләре өлкән кешеләргә социаль яклау территориаль органнарына бу сорау белән мөрәҗәгать итәргә киңәш итми. Алар шулай ук республикада яшәүчеләргә билгесез кешеләргә шәхси банк карталары реквизитларын, пароль һәм башка шәхси мәгълүматларны хәбәр итмәскә һәм мошенниклардан сак булырга киңәш итә.

Фото: https://pixabay.com

Бәйле