Азат Фазлыев авыру әнисе, җыелган акчаларга бәйле көтелмәгән карарын әйтте. Өсләрендә миллионлаган бурыч

-- Гузель

//Tatar today//

Азат Фазлыев әнисен яман чирдән дәвалауга җыелган акчаларны авыру балаларга тараткан. Бу хакта ул 13 февральдә шәхси инстаграм битендә хәбәр итте. Хәзерге вакытта әнисен алар кредит акчаларына дәвалыйлар икән. Хәйрия концертларыннан кергән, карталарга күчерелгән акчалары ул балаларга таратырга карар иткән. Шунысын да әйтергә кирәк, Азат бу балалар һәм аларның әти-әниләре белән шәхсән күрешеп аралашкан.  

«Кадерле дуслар! Табибларның әнигезгә тиз арада операция кирәк дигән сүзе дөньябызның астын-өскә китерде. Нишләргә дә белмичә калдык. Әнә шул чакта без сезгә, хөрмәтле дусларыбызга, мөрәҗәгать иттек.

Гаиләбезгә килгән бу кайгыны үзенеке кебек кабул итүчеләр күп булды. Безне хөрмәт итүчеләр күплегенә күңел сөенде. Һәркем өчен ӘНИ иң якын кеше. Безгә гомер биргән, өчебезне дә аякка бастырган газиз кешебезне югалтудан курыктык. Ничек кенә булса да яшәтәсебез килде.

Әле дә без Әниебез өчен барысына әзер. Тик ул яшәсен, авыртмасын, сызланмасын гына!
Белгәнегезчә, әни Төркиягә барып кайтты. Организмындагы ялкынсыну процессын бетереп булды. Чит ил табиблары аңа химия бирде. Әлегә ул өч ай шуны эчә.

Әнигә зур сумма кирәк булгач, хәйрия чаралары узды, картага акча күчерүчеләр булды. Кызганыч, өч баласының берсе дә донор буларак туры килмәдек. Әле дә әнигә донор эзлиләр. Үзебез бурычка алган миллоннарны әни өчен тотабыз. Ә инде халыктан җыелган акчаны без бүген авыр хәлдә булган балаларга таратырга булдык. . «Ватаным Татарстан» газетасы язмышлары бәян ителгән балаларны тәкъдим итте. Барысы да ярдәмгә мохтаж аларның. Мин үзем һәр гаиләдәге сабыйны күрдем, аларга чынлап та ярдәм кирәклегенә инандым. Бу адымга мин бик озак килдем. Кешедән җыйган акчаларның авыру балаларга ярдәме тисен, дидем.

Әле бит акча җыю гына түгел, Аллаһы Тәгалә алдында алар өчен җавап та тотасы бар. Әлеге акчаларда өлеше булган һәркемгә Ходай савабын бирсен, эшләгән игелекләрегез меңе белән әйләнеп кайтсын! Газиз кешеләрегез, якыннарыгыз, балаларыгызга авырырга язмасын! .

Барыгыз алдында башыбызны иябез Ярдәм иткән балалар @gulnaziarullina7847 @gulziraminnullina @timfazliev Миронов Владислав Дмитриевич, @leisan1231@tazetdinova51 @dianashagieva2015«, дип уртаклашкан Азат Фазлыев.

Әлеге пост астында Азат әфәнденең бу гамәлен хуплап, уңай фикерләр калдырганнар, әнисенә сәламәтлек, озын гомер теләгәннәр.

Бәйле