//Tatar today//

TMTV да баручы «Сер булып калсын» тапшыруында  Алсу Әбелханова Зоя Солошинага гаиләсе һәм балалары турында ачыктан-ачык сөйләгән. Әлеге тапшыруның кагыйдәсе буенча, кунаклар дөресен әйтеп, сорауларга «сер булып калсын», дип җавап бирмәскә тиеш. Биредә Алсу Әбелханова балаларына җитәрлек игътибар бирмәгәне өчен үзен гаепле санавы турында әйткән. 

«Әлбәттә, әни кеше балалары алдында бераз үзен гаепле саный. Психологлар фикеренчә, бу гадәти күренеш. Китапларда укыганым да бар. Әни кеше «мин баланы күрмим, балаларга игътибар юк, нишләп болай иттем микән», дип һәрчак үзен тәнкыйтли. Бу дөрес хәл. Ничек баласы белән аралашырга, ничек аны тәрбияләргә кирәклеге хакында хатын-кыз уйларга тиеш. Минем дә күп очракта балаларга тиешле игътибар бирмим, дип уйлаганым булды. Сер түгел, кияүгә чыккач, мин 10 ел Самара белән Казан арасында яшәдем.  Ике балам да Самарада туды. Беренче бала  белән миңа ирем бик ярдәм итте, аны ул үстерде дип әйтсәм дә була. Икенче балам тугач, без Казанга күченеп килдек. Шуңа күрә «чувство вины», дигән әйбер ул миндә бар. Миңа моның хакта олы улымның әйткәне дә булды. Димәк, ул аның күңелендә калган. Шуңа күрә, хәзерге вакытта күбрәк мин алар белән булырга тырышам», дип уртаклашкан Алсу Әбелханова.

Бәйле