Илдар Хәкимовның тән җәрәхәте алганнан соң беренче фотосы чыкты

-- Гузель

//Tatar today//

15 февральдә Гүзәл Уразова Мәскәүдә узачак концертлары буенча очрашу булганын язып, фотолар керткән. Шул сурәтләрнең берсендә, оештыручылар арасында утырган Илдар Хәкимовны да танырга була. Гүзәл Уразованың язылучылары чыннан да Илдармы, дип кызыксынган, әммә Гүзәл әлегә җавап бирмәгән.

Әлеге фотоларны Гүзәл Уразова болай дип имзалаган: «Хәерле кичләр дуслар!
Бүген Мәскәүдә зур очрашу булды. Кремльдәге концертка әзерлек — 100 процент. Без ышанабыз дуслар, бу иң яхшы концерт булачак. Әле генә Сургуттан 15 кеше киләбез, дип билет алдылар. Самарадан, Уфадан килучеләр бар. Килегез дуслар! Шәп булачак!».

Бу пост 2 сәгать эчендә 8 меңгә якын «лайк» һәм 40тан артык фикерләр җыйган. Язылучылар концертта Илдар Хәкимов та булачакмы, дип кызыксынган. «Илдар әлбәттә була», дип җавап кайтарган Гүзәл Уразова.

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий