Марат Шәйбәковка сихерләү белән яныйлар

-- Лэйсирэ

//Tatar today// Эльвира Шакирова//

Кайвакыт артистларны ерактагы йолдызга тиңлибез, аларны якыннан күрәсе, аралашасы килә. Ләкин кайбер кешеләрнең бу теләге чиргә әверелә, алар җырчыны эзәрлекли, яный башлый. Башкортстанның атказанган артисты Марат Шайбәков та әнә шундый сәер кешегә юлыккан.

“Моннан ике ел элек “Вконтакте”да миңа бер кыз язды. Хәлләремне сораган, аннан соң иҗатымны мактап язган. “Туйларга йөрисезме?” дип телефон номерымны сорады. Ә аннары күрешергә тәкъдим итә башлады. Мин хәлнең нидә икәнен шундук аңлап алдым. Ә ул, киресенчә, мине тынычлыкта калдырмыйча, “фотосурәтең аша сине сихерлим” дип куркыта, яный башлады”, — дип сөйләде Марат.

Җырчы сөйләвенчә, әлеге хатын-кыз аны гына түгел, хатын Ләйсәнне дә борчый башлаган. “Ләйсәннең “Вконтакте”дагы аккаунтына “ирегез сезгә хыянәт итә” дип язган. Шушы хәлләр аркасында Ләйсән белән аңлашылмаучанлыклар да булып алды. Стәрлетамакта концерт куйганда, сәхнәгә чәчәк алып менде. Моңа кадәр минем аны күргәнем юк иде, йөзен танытты. Билгеле, мин аның чәчәген ташладым. Кем белгән, бәлки ул сихерле булгандыр?” – ди җырчы.

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

Татарстан! Концертларыма рәхим итегез? #МаратШайбаков #заслуженныйартистРБ #ТатарскаяЭстрада #ТатарЭстрадасы #Татарстан #Казан #арск #буинск #атня #мамадыш #актаныш #азнакаево #чистополь #питрэч #шали #кукмара #рыбнаяслобода #балыкбистәсе #татарчаконцерт #татаржыры #татарчажырлар #ТуганТел #РоксанаРадиосы #ЮлдашРадиосы #КунелРадиосы #БолгарРадиосы #ТатарРадиосы #TMTV

Публикация от Марат Шайбаков (@maratshaibak)

Бу хәлдән соң Марат полициягә гариза язган. “Әтисенең номерын эзләп табып, әтисенә шалтыраттым. “Кызыгызны хулиганлык өчен утырталар бит!” дидем. Теге хатын-кыз полиция хезмәткәрләренә “гафу итегез, башка алай эшләмим” дип ялварган. Шуннан соң ул тынычланды. Хәзерге вакытта борчыганы юк, Аллага шөкер!” — ди ул.

Марат Шайбәков мондый хәлгә тарыган артистларга сак булырга киңәш итә. “Андый кешеләрне аккаунтыгыздан чикләгез”, — диде җырчы.

Фото җырчының шәхси аккаунтыннан

Бәйле