Күренекле татар журналисты вафат

-- Лэйсирэ

16 февраль 86нчы яшендә күренекле журналист, озак еллар дәвамында элеккеге «Яшь ленинчы» газетасының һәм «Азат хатын» журналының редакторы булып эшләгән, язучыбыз Ләбибә Ихсанованың сеңлесе Венера Ихсанова бакыйлыкка күчкән. Күңелсез хәбәрне Инстаграмында халык шагыйре Роберт Миңнуллин хәбәр итә.

«Бик хөрмәтле остазыбыз, дустыбыз һәм каләмдәшебез Венера апа Ихсанова вафат булган. Урыны җәннәттә булсын. Ул мине эшкә өйрәтте. Искиткеч матур күңелле кеше, шәп редактор иде. Бер йортта яшәдек. Дуслар булып калдык. Елмаюлары күңелемнән берчакта да китмәс инде…» дип яза ул.

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

Бик авыр хәбәр килеп иреште. Күренекле журналист, озак еллар элекке «Яшь ленинчы» газетасының һәм «Азат хатын» журналының редакторы булып эшләгән бик хөрмәтле остазыбыз, дустыбыз һәм каләмдәшебез Венера апа Ихсанова вафат булган. Урыны җәннәттә булсын! Ул мине университеттан соң «Яшь ленинчы» га эшкә алды, эшкә өйрәтте… Рәхмәтләр аңа! Ул күренекле язучыбыз Ләбибә Ихсанованың сеңлесе дә! Искиткеч матур күңелле кеше, шәп редактор иде! Бер йортта яшәдек! Дуслар булып калдык! Елмаюлары күңелемнән берчакта да китмәс инде…

Публикация от Роберт Миңнуллин (@robert_minnullin_poet)

Бәйле