Мәскәүдәге үзәк каналларның берсенә барып кайткач, Казанда яшәүче Айгөл Фазылова хакында сораучылар, кызыксынучылар күбәйде. Хәтта, редакциягә шалтыратып, ярдәм кулы сузарга әзер икәнлекләрен әйтүчеләр, хәлен сораучылар, баласын тәрбиягә алырга теләүчеләр бар. Айгөлгә хәзер түрәләрнең дә, табибларның да карашы үзгәргән.
– Мин анда чарасыздан бардым инде. Хәлем авыр, баланың бакчага йөргәне өчен дә түләргә кирәк. Фатир яллап торган өчен дә ай саен түләү тиз килеп җитә. Хәзер шөкер, хәлләрем яхшырды. Улыма бакча өчен акча түләнгән, фатир өчен дә бурычларым юк. Тик менә үземнең генә сәламәтлегем какшады, – ди Айгөл. – Элек күп кенә җиргә мөрәҗәгать итеп карадым. Тик нәтиҗәсе булмады. Апамны да кызганам. Әлегә ул опекун булып саналса да, алга таба ни буласын белмим. Тик бирешмәскә тырышам. Әлегә химия курсларын алып бетердем. Тикшеренүләр уздым. Метастазалар арткан.
“Улым аңа яңа гаилә эзләвемне аңлаган, ахры. Апам янында торасы килми, гел минем белән. Бакчага да икәү бергә барыйк, ди. Син көтеп торырсың, мин уйнап чыгам, дип әйтә. Әле бер мәрхәмәтле кеше Әлмәттәге шифаханәгә юллама бирде. Улым белән шунда дәваланабыз”, – ди ул.
Тапшырудан соң баласын алырга теләп йөдәтеп бетерсәләр дә, хәзер тынычланганнар. “Әни кеше баласы өчен ничек борчылмасын инде! Кемнәр генә язмады, кемнәр генә килмәде, тик балама әти-әни булырлык кеше очрамады”, – ди Айгөл.
Гөлгенә Шиһапова/Ватаным Татарстан