«Абыстай башым белән шундый хәлгә тардым бит, оят һәм гөнаһ»

-- Лэйсирэ

Минем оныгым бәлагә тарды. Микрозайм алган. Алган да оныткан. Инде менә коллекторлар тынычлык бирми. Оешма аны эзләп йөрмәгән, коллекторларга саткан. Бездән башка суд булган. Түләргә дип карар чыгарган. Улым 10 мең сум алган булган, 82 мең сум түләргә кушалар. Нинди бандитлар соң алар?

Ник аларга эшләргә ирек бирәләр. Ник шулай халыкны алдап баеп яталар? Улым да дөрес эшләмәгән инде, безгә дә әйтмәде бит. Машинасын бәрдергән дә, безгә әйтеп тормыйча гына, шуннан акча алып төзәтеп куйган. Безгә нишләргә икән? Шул хакта киңәш бирмәссезме?

Адресым, исемем редакция өчен генә, абыстай башым белән шундый хәлгә тардым бит, оят һәм гөнаһ. Казан шәһәре

Кызганычка каршы, бик тиз акчалы итәргә вәгъдә итүче оешмалар бихисап. Мондый микрофинанс офислар адым саен, зур сәүдә үзәкләрендә юл өстендә генә урнашкан, рекламаларын да бөтен җирдә күрергә була. Алар «биш минут эчендә» финанска бәйле проблемагызны чишеп, «бәхетле» итә. Керем турында белешмә дә кирәкми. Мондый кредит килешүләренең шартлары башка сыя торган түгел. Акча алучыларның кайберләре бурычларын вакытында кайтарырга ашыкмый, күпләрнең мөмкинчелеге юк. Ә микрофинанс оешмасы процентлар исәпләвен дәвам итә. Моннан аларның ни өчен кешенең бурычын кайтаруга сәләтлеме-юкмы икәнлеген тикшереп тормаулары ачык аңлашыла. Аларга кешенең бурычын вакытында кайтармавы отышлырак. Күпләрнең еллык процент ставкалары 800 процентка кадәр җитә. Өстәвенә пенялар да җыелса, түләргә мөлкәтең дә җитмәячәк.

Хәзер еллык артым 500, 600%. Кайберәүләр процентсыз, дип тә кызыктыра. Мәсәлән, «Быстроденьги» бурычны 7–10 көн эчендә процентсыз кайтару мөмкинлеген бирә. Ә аннан китә инде санау-у-у-у. Берничә көннән, бер айга кадәр генә алганда, арттырып түлисе акча алай күп булып тоелмый. Көненә 1,5 процент кына дип уйлыйсың. Тик аз гына кичектердеңме, пеня һәм штрафлар өстәлеп, микроәҗәт күтәреп була алмаслык йөккә әверелә.

Кызганычка каршы, бу ширкәтләр законлы эшли. Дәүләт мондый бандитларны тыймый, дөрес, аларның эшчәнлеген дә көйләүче кануннар кабул ителә үзе. Ләкин алар җитәрлек түгел. Микрозайм базарында нинди яңалыклар, нинди тыюлар һәм хокуклар эшли башлаганы турында астарак аңлатырмын. Ә аңарчы тиз генә, берничә минут эчендә «бәхетле» булуның бәясен хисаплап карыйк.

Мин артык актарынып тормадым, эзләвечтә беренче килеп чыккан фирманың займ бирү шартлары белән таныштым. Ул беренче килеп чыкты, димәк, иң актив һәм иң популярдыр. «МИГ кредит» дип атала һәм үзен микрофинанс оешмалары арасында беренче дип атый, интернет аша да бик рәхәтләнеп акча өләшә. Мин 24 атнага 20 мең сум «сорадым». Һәм шартлары белән кызыксынам: бурычны 2 атна саен кайтарасы, 3251 сум түлисе. Димәк барлы-юклы 2 ай эчендә 39 012 сум кайтарырга тиеш булам. 95,1 процентлы ярдәм… бу атна саен 4 процент (көнгә 0,57) түлисегез була дигән сүз. Әле мине 100 мең сум белән дә ымсындырдылар, дөрес 98 мең сумга калды ул, шулай ук 24 атнага һәм 2 атна саен 17 мең 880 сум түләп, 2 ай эчендә 214560 сум кайтарырга тиешмен. Монда инде саный белмәгән кеше дә күрә ничек таланганын… 2 атна үтә дә китә бит ул. Бу ширкәттә әле саннар алай ук түгел. Нигездә, хәзер бар оешмаларда да көн саен 1,5 процент өстәмә кушыла, димәк, әле исәпләнгән түләүләрне тагын 2–3кә тапкырла…

Ширкәтне гаепләп булмый, бу шартлар барысы да күрсәтелгән, автомат калькулятор исәпләп тә бирә, үзеңә тапкырлау таблицаларын да искә төшереп торасы түгел. Әмма шул арттырып түлисе акчагызны көннәргә бүлеп карагач, үз мөмкинлекләрегезне дә барлагач, барын да аңларсыз. Матур, йомшак телле хезмәткәрләрне генә тыңламагыз, үзегез аерым кәгазьгә бер айдан, ике айдан күпме акча кайтарып бирәчәгегезне язып исәпләгез. Бу саннарны күз белән күргәч күпләр айнып китәр. Бәлкем, акылны югалтмаскадыр, бурыч кармагына эләккәнче, халык әйтемендәгечә, җиде кат кына түгел, мең кат үлчәргә кирәк. Аннан соң эш соң була.

Кызганыч, бездә дәүләт гражданнарның иминлеген гарантияләми, хокук саклау оешмалары да ярдәмгә килми, чөнки килешүдә бар да күрсәтелгән, ә сез аны имзалаган. Микрофинанс ширкәтендә: «Без беркемгә дә көчләп акча бирмибез, үзләре имза куеп алалар», – дип торалар. Әнә шуңа да килеп терәлгәннән соң, бурыч сазлыгыннан котыла алмый, мондый алыш-бирешләрнең элмәк белән төгәлләнгән очраклары да шактый. Уйламыйча кредит алып бурычка батулар аркасында күпме гаиләләр таркалды, дуслар һәм туганнар арасында низаглар килеп чыкты.

Ихтыяҗ зур, мин интернет сәхифәгә кергәндә, анда 609 кеше бар, ә 198 кеше займ алган (мондый «бәхетлеләр» 1 сәгать эчендә минем күз алдында 87 кешегә артты), дигән язу тора иде. Дөрестерме, юкмы бу сан, әмма җүләрләр җитәрлек. Мондый займ бирүчеләр бурычны вакытында кайтара алмасаң, ни буласы хакында тәфсилле аңлатма бирмәскә тырыша. Мин аны интернет сәхифәдә дә таба алмадым. Ул чагында бурычка пеня да санала башлый, шул ук вакытта процентлар да дәвам итә. Димәк, бурыч тизрәк күперергә тотына.

ЯҢА ЗАКОН БАР, ТИК МИКРОФИНАНС ОЕШМАЛАРЫ КОЛЛЫГЫННАН КОТКАРА АЛАМЫ?

Кайберәүләр бер кредиттан котылу өчен икенчесен ала. Шулай бурыч сазлыгына бата бара. Менә шуларның күбәюе, үзләре өчен генә түгел, икътисад өчен дә зур проблемага әйләнә. Кредит түләүчеләр куллану базарыннан файдалана алмый, сәүдә әйләнеше кими. Кеше микрофинанс оешмаларын баету өчен генә хезмәт итә башлый.

Кредитларын түли алмаучыларны «банкрот» дип игълан итәләр. «Банкротлык» федераль законына 90 көннән артык түләнмәгән 500 мең сум күләмендә һәм артыграк бурычы булган кешеләр керә. Русиядә «банкрот» дип исәпләнүчеләр саны 2018нче елда 6 процентка арткан.

Банклар 2018нче елның 1нче сентябреннән кредит биргәндә кредит тарихлары һәм хезмәт хаклары белән ныграк кызыксына башлады. Бу таләпләр аркасында банкларда кредит алырга рөхсәт бирүләр күпкә кыскарды. Нәтиҗәдә бурычлы кешеләр янә микрофинанс оешмаларына мөрәҗәгать итә башлады.

Бурычлылар арасында үлем очраклары күбәйгәч законны кырысландырмый булмый иде. Иң башта 2016нчы елның мартында «микрофинанс эшчәнлеге һәм микрофинанс оешмалары» турындагы законга кертелгән төзәтмәләр нигезендә күп кенә башбаштаклыкларга чик куела башлады. Ул чакта кредит түләүләренә чик билгеләнде. Әлеге түләүләр төп бурычтан дүрт тапкырдан артык булырга тиеш түгел иде. Әйтик, кеше бурычка 10 мең сум акча алган очракта процентлар белән бергә түләве 40 мең сумнан да күбрәк була алмый дип куелды. Әмма бу закон 2016нчы елның 29нчы мартына кадәр кредит алып өлгерүчеләргә кагылмады. Алар элеккечә 800әр процент түләргә тиеш иде.

Президент кушуы буенча законга шундый төзәтмәләр кертелде:

28нче гыйнвардан соң кредит алучыларга көненә 1,5 проценттан артык процент куелмаска тиеш;

2019нчы елның 1нче июленнән процент ставкасы көненә 1 процент итеп билгеләнәчәк;

Барлык пеня һәм штрафлар буенча да иң югары түләү чиге расланды. 2019нчы елның 30нчы июненә кадәр алган кредит 2,5 тапкырдан артмаска тиеш;

2019нчы елның 31нче декабренә кадәр иң югары түләү бурыч акчасыннан 2 тапкырдан артык булмаячак. Ә 2020нче елның 1нче гыйнварыннан иң югары түләү чиге 1,5 дип билгеләнәчәк;

«Хезмәт хакы алганчы» дип аталган микрозаймнарга да чикләр куела. Андый займнар чынлап та хезмәт хакы алганчы гына, димәк 15 көнгә генә бирелергә һәм 10 мең сумнан кимрәк булырга тиеш.

2017нче елның 1нче гыйнварыннан микрофинанс оешмаларына «кешенең төп бурычына өстәмә процентлар өч тапкырдан артса, башкача процентлар исәпләмәскә» – дигән карар дөнья күрде. Кеше үз бурычын түли алмаган очракта кредитның түләми калган өлешенә генә пеня өстәргә мөмкин диелгән әлеге карарда. Микрофинанс оешмалары бары Русия Үзәк банкы биргән лицензияләр нигезендә генә эшләүгә күчерелде. Аларга да, банклар шикелле үк, кредит алучыларының кредит тарихын булдырырга кушылды. Лицензия таләп итү һәм процентларны киметү аркасында күп кенә финанс оешмалары «астан» гына эшләүгә күчә башлады.

2017нче елда – 1300, ә 2018нче елның 6 аенда гына да 1890 микрофинанс оешмасының хәйлә юлына басуы ачыкланды, дип белдерәләр Русия тикшерү комитетында. Русия Үзәк банкы барлык микрофинанс оешмаларының бердәм реестрын булдыргач, алар микрофинанс оешмасы урынына микрофинанс компаниясе яки микрокредит компаниясе дип үз эшчәнлеген тагын югары процентлар белән дәвам иткәннәр. Аларга лицензия кирәкми, шулай булгач, Үзәк банк аларның эшчәнлеген туктата алмый булып чыга.

Узган елның 28нче декабрендә «Микрофинанс оешмалар эшчәнлеге» дигән канунга өстәмәләр һәм үзгәрешләр кертелгәннән соң, Президент аны имзалады. Ниһаять, 28нче гыйнварда халыкка миһырбанлырак булган канун үз көченә керде.

Бердәм кредит бюросы мәгълүматлары буенча 2018нче елның гыйнвар-октябрь айларында яңа микрозайм бирү 22 процентка арткан. Шуларның бары 4 проценты гына беренчегә кредит алучылар. Димәк, 18 процент кеше алдан алган займын каплау өчен тагын акча алырга килгән. Нәкъ шулай итеп күпләр бу котылгысыз бурыч коллыгына эләгә дә инде. Араларында дистәләп кредит алып, шул бурычларын фатирын сатып түләргә мәҗбүр булучылар да бар. Алар, әҗәтең бармы, дип сорап тормый, хезмәт хакы турында белешмә дә таләп итми, яшькә һәм сәламәтлеккә дә карамый, паспорт белән киләсең дә акчалы булып чыгып китәсең.

Русия Үзәк банкы 2019нчы елның 1нче октябреннән 10 мең сумнан күбрәк займ биргәндә займ алучының кредит тарихын җентекләп тикшерергә тиеш дигән таләп куйды. Кредит тарихын тикшерү берничә көнгә сузылырга мөмкин. Бу алым уйламыйча яисә бик җиңел генә уйлап займ алырга теләүчеләрнең санын киметүгә китерәчәк, диләр банк белгечләре.

Микрозайм оешмалары хезмәткәрләре «чит илдә барлык кеше кредит исәбенә яши һәм бик яхшы яшиләр» дип кабатларга ярата. Тик чит илдә займ һәм кредитларның еллык проценты 1-3 процент кына икәнен әйтергә «оныталар». Аннары, алган кредитларын каплау өчен чит илдә хезмәт хакының 10-15 процентын тоталар. Ә безнең илдә кредитны каплар өчен гаилә бюджеты гына җитмәскә, әле моңарчы тапканын да исраф итәргә мөмкиннәр. Нишлисең, Русиядә суга батучының проблемасы аның үз эше. Халыкны якларлык законнар сирәк шул.

Сәйдулла КУТУШЕВ, Безнең гәҗит

P.S. редакциябезгә үзләрен рекламалауны сорап мөрәҗәгать итүче микрофинанс оешмалары байтак. Без ризалык бирмибез. «Безнең гәҗит» шикле рекламалар, тикшерелмәгән фактлар бирми.

Укучыбызга киңәшебез шул, сез займны кайчан алганыгызны күрсәтмәгәнсез, мәкаләдән ни дә булса аңлагансыздыр, дип уйлыйм. Гомумән, сезгә кредит бурычларын кайтару буенча махсуслашкан юридик ширкәтләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Алар арасында үзләренә гонорарны кредит бирүчедән таптыручылар да бар. Әлбәттә, анда да аң була күрегез. Алар арасында да алдарлар булырга мөмкин.

Бәйле