«Эчә дә җырлый, эчә дә җырлый» — Илһам Шакиров Салават һәм шешә турында [кызыклы әңгәмә]

-- Лэйсирэ

2004 елда «Идел» журналында танылган җырчы, Татарстанның халык артисты белән әңгәмә басылган булган. Илһам ага үзе турында бик юморлы көлкеле итеп, булганнарны сөйләгән. Хәзер укыганда көлке дә моңсу да… Туган көнендә җырчыбызны елмайган килеш искә алыйк.

— Илһам Гыйльметдинович, сез бик күп җырларның көй ав­торы, ә сүзләр язарга туры кил­мәдеме?

Юк, әмма шагыйрь исеменә лаек булган бар. Болай булды бу: шулай берзаман Бауман урамы буйлап барам, каршыма ша­гыйрьләр Әнвәр Давыдов белән Кадыйр Даян килә, икесе дә җиңелчә генә “кәгеп” алган. Әнвәр Давыдов бик эмоциональ кеше иде, ә К.Даян, киресенчә, басын­кы, әле җитмәсә Башкортстаннан — мине ул чакта белми дә. Әнвәр абый ерактан ук кычкырып килә,

— О, Илһам килә, бөек Илһа­мыбыз! Кадыйр, ә син Илһам Шакировны беләсеңме соң?!

Кадыйр Даян аптырап торма­ды, белмәгәнен күрсәтәсе килмә­гәндер инде:

— Шигырьләрен укыштыргалаган бар, әйбәт, молодец, — дип җилкәмнән кагып куйды.

Болай үзе чынлап торып ши­гырь язарга утырган булмады. Әгәр “яшь чагында шигырь язып ка­рамаган кешене психиатрга күрсәтергә кирәк” дигән сүз дөрес булса, психиатр чакырыгыз.

— Сезне бик шаян вә шук кеше дип беләм…

— Ул шуклыклар кайчакта сырт­ка камчы булып та төшкәләде. Бер­вакыт, яшьрәк чакта инде, әлбәттә, Чүпрәле районына, Ренат Таҗетдин авылына кайттык та, нәрсәгәдер күрше чуаш авылына бардык. Кире кайтышлый колхоз көтүе очрады.

Көтүче Ренатның артист икәнен белә, мине танымый, сорый бу:

— Анда авылга Илһам Шакиров концерт белән килгән диләр, дөресме?

Мин түзмәдем, шаяртып алыр­га булдым:

— Әй, нәрсәсе бардыр шул Илһамның — эчә дә җырлый, эчә дә җырлый. Бераз кабып алгач, аның кадәр генә мин дә сузам аны. Аннан соң, ул бик тә кабәхәт кеше икән диләр, ә халык шуның кон­цертына йөри…

Үзем турында тагын нәрсәләр әйтеп бетергән булыр идем, бел­мим, әмма миңа көтүченең күз ка­рашы ошамады — сөзәргә килгән үгезнеке кебек.

-Ах, син, заразы, әле безнең Илһам турында теләсә нәрсә сүләп йөрисеңме?! — дип, сырт­ка берне чыбыркы белән тамызды бу. Әле тагын кундырасы иде дә, чаптым. Мин чабам, арттан минем үземнән үземне яклаучы көтүче чаба, аның артыннан шаяруны аңлатырга теләп Таҗи чаба. Авыл­га кадәр куды. Кич белән концер­тка килгән бу, таныды, соңыннан сәхнә артына кереп гафу үтенде:

Мин бит Илһам Шакировны озын буйлы, тәртә муенлы алага­ем зур кеше дип йөри идем, шуңа танымадым инде, үпкәләмә цыбыркы белән цыпыртканга, — ди.

— Шундыйрак хәл «Татарстан» ресторанында да булган бугай…

-Анысы соңрак булды. Анда да шул инде. Үземнең «Идел” ан­самбле музыкантлары белән ке­реп утырдык. Ул заманда инде те­левизорлар шактый кешедә бар. Мине танучылар байтак. Күрше өстәл артында бер төркем хатын-кызлар утыра. Бер матур гына, әмма зур гәүдәлесе миңа карап- карап торды да сорап куйды:

Сез Илһам Шакиров түгел­ме, бик охшагансыз? — ди.

Шуннан тотындым инде:

-Туйдырдылар инде шул алкашка охшатып, урамнан үтәр хәл юк. Ичмасам бер эчеп яткан җирендә дөмекмәде дә…

Әмма мин сүземне әйтеп бете­рергә өлгермәдем, әзмәвер ха­ным мине якамнан тотып чыгу ягы­на сөйри иде инде:

-Аһ. Сволочь, син безнең Ил­һамыбыз турында шулай сөйли­сеңме…

Мин ни көләргә, ни еларга бел­мим — үземнең «поклонниклар» инде ничәнче тапкыр үземне үк то­тып кыйныйлар. Аннан соң аңлаш­тык инде, бик үкенде, гафу үтенде.

— Түбәтәй вакыйгасын да сөйләгез инде.

Шулай төнге уникеләр-берләр тирәсендә Лена Шагыйрьҗаннан кунактан кайтып киләм, кәеф шәп, борын астыннан гына мырлап барам: “Башка берни дә кирәкми»…

Урамда яшь-җилкенчәк җыелып тора иде, әле Сабан туе көн дә бул­са кирәк, “ә, башыңа кирәкмиме­ни” дип, түбәтәйне салдырып алып калдылар. Ул заманда минем түбәтәем белән Ленинныкы сыман борчаклы галстугым үземнән дә популяррак иде — кемдер танып әйткән, ахры боларга. Икенче көнне әле йокыдан гына торып килә идем, иртә әле — 12 дә тулмаган (келә), ишек кыңгыравы чылтырый.

— Кем бар?

— Илһам абый, түбәтәеңне китердек, — диләр.

Ачып карасам, бусагага түбәтәемне һәм «күчтәнәчләр» куеп киткәннәр, үзләре күренмә­деләр, курыкканнардыр инде.

— Сезнең концерттагы имп­ровизацияләрегез турында да куп сөйлиләр, аларның ни дәрәҗәдә хак булуын үз авызы­гыздан ишетәсе иде.

— Шулай бер авылда сәхнәдә җырлап торам. Авыл егетләре бе­раз «кабып” алган — батырлык эш­лиселәре килә. Ә ничек эшләргә? Ишектән килеп керәләр дә, утны сүндереп качалар. Бу клубта сәхнә уты да ишек төбеннән үк сүнә иде. Мин инде, әлбәттә, ут сүнде дип җырлаудан туктап тор­мыйм, залдагы кеше барыбер ба­рып яндыра аны. Чираттагы бер батыр егет керде дә, кармалап ут кабызгычны эзли башлады, мин сәхнедән күрәм, әмма әйтеп бул­мый — җырлап торам:

Урман ничек шаулар.

Сүндермәгез утны,

Караңгы бит, шуңа моңланам, — килеп чыкты. Ә җырны болай да халык белә инде:

“Урман ничек шаулар. Ишелмәсме таулар ? Икебез дә моңсулар»

— Утны сүндердеме соң?

— Юк, мин җырга кушып җыр­лагач, чыгып качты. Бер заман та­гын болай булды. Консерватори­ядә имтихан бирәм булса кирәк. Булат ариясен җырлап торам:

«Анда юк урак,

Анда юк сабан,

Анда икмәкне

Алалар сатып», —дигән җиренә җитеп киләм. Нәрсәләрдер юк ик­әнен беләм, тик нәрсә икәнен хәтерләмим. Туктап калырга яра­мый. Тоттым да:

Анда юк салам,

Анда юк печән.

Анда аларны

Алалар сатып», — дип җырлап чыктым, беркем сизмәде. Иң мөһиме, сер бирмәскә. Әлфия Афзалова да бер чакны, сүзләрен оныткач, болай җырлаган иде:

Безнең илнең егетләре

Берсеннән-берсе чибәр.

Кояш кызарып чыкты да,

Җир тишегенә кереп югалды.

Сүзләрен оныткан, ләкин сиз­дермәде. Ә җыр беләсең инде, болай яңгырый:

«Безнең илнең егетләре

Берсеннән-берсе чибәр.

Шул егетләр хөрмәтенә

Өздереп җырлап җибәр».

— Гөмбә вакыйгасы булган хәлме ул?

— Булган хәл. Мин бит гөмбә яратмыйм, ә хуҗабикә һаман кыс­тый. Имеш, гөмбәдә калория ит белән бер дәрәҗәдә. Әйттем инде үзенә:

— Әгәр гөмбә иткә тиңләшсә, бүре ашар иде аны, авылга төшеп сарык урлап йөрмәс иде, — дидем.

— Салаватка әйткән суз уй­дырмамы. Әллә булдымы?

— Шешә турындамы? Болай булды ул. Г.Камал театрында бер грим бүлмәсендә сөйләшеп утыра­быз, сүз хоббилар турында бара — хәзер мода шундый бит. Салават әйтә, мин төрле шешәләр җыям, инде бик зур коллекция тупладым, ди.

— Алайса сиңа минем арттан йөрергә кирәк, мин бик күп калдырам аларны, — дигән идем, шул ук көнне сәхнәдән сөйләде. Мәзәк бит ул шулай көтмәгәндә туа да, кемдер аны мәзәк итеп сөйләп йөри, үстерә. Нәтиҗәдә анекдотка әйләнә.

Олуг җырчы турында ишеткән бер мәзәкне сөйләп бирдем, монысын ишеткәне булмаган икән әле.

Шулай Илһам Шакиров сәхнәдә җырлап тора. Әле яшь чагы, ул вакытта микрофоннар юк, һәм карт-коры, яхшырак ишетү өчен, иң беренче рәтләргә тезелеп утыра. Җыр мондыйрак:

“Татар кызы бигрәк матур,

Аяклары төз генә,

Үкчәләре без генә,

Бигрәк матур кыз бала”…

Шушы җиргә җиткәч, бер әби тора да, акрын гына чыгу ягына юл ала. Карчык кешенең, үзегез беләсез инде, аяк төзлеге — камыт, «үкчә безле­ге» — кәвеш.

“Ник чыга инде бу әби, әллә җыр начармы икән, әллә тәһарәтен генә яңартып керәме?” — дип уй­лый җырчы. Нәрсә уенда—шул телендә килеп чыга:

«Татар кызы бигрәк матур,

«Камытлары ” төз генә,

“Кәвешләре” без генә,

Сиеп керә тиз генә” — дигәнен үзе дә сизми кала, имеш.

— Хакмы шушы хәл, Илһам Гыйльметдинович?

— Кем белгән инде аны, монысын һич хәтерл­әмим, бәлки булгандыр да, бик күп йөрелгән бит… Кайчакта кешеләр уйлап чыгарганы да оч­рый — чынмы, түгелме икәнен үзең дә аңламый­сың. Монысын язсаң ярый, язмасаң да була. Их­тыярың — үз кыярың, диләрме әле…

Р.5. Сөйләшә торгач, мәшһүребез тәки үзе­нең бер шигырь иҗат иткәнен исенә төшерде бит.

— Мәктәптә, өченче-дүртенче классларда укы­ган чак булса кирәк, безгә “Кем булырга?« дигән темага сочинение язарга куштылар. Ике-өч көн үтте, барысы да тапшырып бетерде — мин әле язам. Укытучы да таләп итә, икеле белән яный. Китереп бирдем — бер дәфтәр поэма иде, Маяковскийның “Кем быть” шигыренә ияреп язган идем. Укытучы бөтен класска кычкырып укыды, 5ле куйды. Психиатр чакыртып тормасагыз да була, бер поэмам бар икән.

Әңгәмәдәш — Искәндәр СИРАҖИ.

«Идел», 2004

Бәйле