//Tatar today//
17 февральдә Гүзәлия һәм Азалия Вәлиеваның “Дару” җырына клиплары дөнья күрде. Җырның сүзләрен Флера Шәрипова, көен Гүзәлия язган. Әлеге клипта көчле, үз-үзен тәэмин итүче хатын-кыз язмышы күрсәтелә.
Азалия Вәлиева әлеге клип турында: “Кичә социаль челтәрләрендә безнең “Дару” клибының дебюты булды. Хатын-кызлар язмышы төрлечә, әмма без бернигә дә карамыйча, көчле була беләбез, теләсә нинди авырлыктан чыга белүче булып калабыз. Әйдәгез, үзебезне һәм дөньяны яратырга өйрәнәбез!”, дип язган.
–
–