Алия Карачурина Ришат Төхвәтуллинның сеңлесен туган көне белән ничек котлаган [фото]

-- Гузель

//Tatar today//

18 февральдә Ришат Төхвәтуллинның сеңлесе Айгөлнең туган көне. Айгөлне бу бәйрәме белән интернетта беренчеләрдән булып котлаучылар арасында Алия Карачурина да бар. Ул инстаграм сторисына Айгөл белән фотолар кертеп, һәрберсен үзенчәлекле итеп имзалаган. 

«Мин сине котлый башлыйм, Моня! Сиңа ошаган фотолар сайларга тырыштым, әгәр ошамаса, гафу ит», дигән беренче фотога Алия.

«Чынлыкта, безнең бергә төшкән миллион фото бар, ләкин синең белән килештермичә, аларны беркайчанда чыгарырга ярамый», «Син һәрвакыт минем кәефне күтәрә алырдай кеше. Күзләрем яшьле булса да, синең белән гадәттәгедән ныграк көлә алам», «Безне таныштырган өчен абыеңа бик зур рәхмәт. Гомумән абыйларыңа, шундый зирәк, игелекле сеңел тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт», «Син безнең янда булган гастрольләр иң яратканнары иде», «Син минем белән иң бәхетле һәм бәхетсез чакларны бергә кичерәсең», «Бәхетле бул, Айгөл, мин сине яратам», дип язган киләсе фотоларга Алия.

 

 

Бәйле