Ләйлә Дәүләтова Фидан Гафаровны кемгә алыштырган?

-- Гузель

//Tatar today// 

Моннан берничә көн элек, сәламәтлек белән бәйле сәбәпләр аркасында, Ләйлә Дәүләтова Фидан Гафаровның алдагы берничә концертында катнашмавы хакында әйткән иде. Моның өчен гафу үтенеп, Ләйлә Дәүләтова «Бернинди гаебебез булмаса да, сезнең алдыгызда гафу үтенәбез һәм гастрольләрне дәвам итәбез!», дип язган иде.

Бу хәлдән соң, Ләйлә Дәүләтовадан «Фидан Гафаровны кемгә алыштырдың?», дип еш сорыйлар икән.

«Менә бу ут кебек егетләргә! Рәсим Фасыйхов һәм Илшат Вәлиев! 30-40 яшьлекләр, как раз 70 чыга, әле сдачага Алисә исемле яшь, чибәр кыз биреп жибәрделәр», дип җавап кайтарган Ләйлә Дәүләтова.

 

Бәйле