- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Март аенда татарстанлылар өч көн рәттән ял итәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.
Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112нче маддәсе нигезендә 8 март –Халыкара хатын-кызлар көне эшләми торган бәйрәм көн булып тора.
2019 елда биш көнлек эш атнасында 8, 9 һәм 10 март ял көннәре булып санала. 7 мартта эш көне бер сәгатькә кыскара, диелгән хәбәрдә.
Чыганак :Татар-информ