//Tatar today//
19 февраль төнендә 22:50дә Ләйсән Сөнәгәтова һәм Айрат Ильясовның кызлары туды. Сабыйның авырлыгы 3600 грамм, озынлыгы 53 сантиметр, дип хәбәр итте Ләйсән үзе Инстаграм битендә.
«Кызымчик без сине бик яратабыз. Рәхмәт безне сайлаган өчен. Сау-сәләмәт, бәхетле, уңышлы, тәүфиклы бала бул», дип язган Ләйсән Сөнәгәтова.