«Үлеп терелгәннән соң, кешеләрне дәвалый башладым»

-- Лэйсирэ

Казанда яшәүче 83 яшьлек Тәнзилә апа Шәрәпова үзен җир белән күк арасында яшим, дип сөйли. Мөлаем йөзле, тыныч кына сөйләшүче абыстай 1991нче елда клиник үлем кичергән. Әнә шул вакыйгадан соң, тормышы төбеннән үзгәргән аның.

ТӨШКӘ ОХШАГАН ҮЛЕМ

«Бу хәл мин эштән кайтканда булды. Трамвайдан төшеп, юл аркылы чыгып барганда, кагыйдәләрне бозып килгән машина бәрдерде. Машина яктысын күрдем, башка әйбер белмим», – дип сөйли башлады Тәнзилә апа үзе турында. Һәлакәттән соң, канга баткан, аңсыз яткан әңгәмәдәшемне ашыгыч ярдәм машинасы алып китә. Табиблар аның гомерен саклап калу өчен шактый тырыша: башын гына да ике урыннан тегәләр. 4 сәгатьтән соң гына аңына килә. Шушы 4 сәгать эчендә теге дөньяга барып, сәер хәлләр күреп кайтырга өлгерә ул.

– Бу вакытта Рәҗәп аеның 3 көнлек уразасында идем. Төш кебек әйбер күрдем: носилкага салып, мине Мәккәдәге Кәгъбатулла капкасы төбенә алып килделәр. «Авыз ачар вакыт җитте, су эч», – диделәр. Янымда бер бабай. Ул миңа бер дога өйрәтте. Шушыны гел кабатлап, гаҗәеп матур җиргә сокланып, як-якка карап, чиста һава сулап торам. Ай бик зур – бөтен җирне яктыртып тора. «Ай гаҗәеп зур!» – дип, өскә карадым. Анда тереклек, кешеләр күренә. Көянтә белән чиләк күтәреп бер кыз басып тора. «Ник күтәреп торасың боларны?» – дим. «Үги әни төпсез кисмәккә көн-төн су ташытты, шушы чиләкләр белән ялварып айга карадым да сорадым: «Ал мине моннан, дидем. Шул вакыттан бирле монда яшим, беркая китмим. Монда рухи азык бар», – диде. Кәгъбатулладан чыгып китәм дигәндә генә айда бер сандык күрдем. Аның өстендә бер ир кеше утырып тора. «Сез кайдан килдегез?» – дип сорадым. «Сандык белән суга агыздылар, без икәү – Таһир һәм Зөһрә. Судан алып сандык белән айга күтәрделәр», – диделәр. Бара торгач, бер тар гына күпергә килеп җиттем. Керергә торам – ниндидер тавыш әйтә: «Бу – сират күпере. Сине анда кертмиләр әле. Күпернең теге ягына кара – андагы кешеләр гамәл дәфтәрендәге сорауларга җавап бирделәр, бу күперне үттеләр. Алар – изгелек кылып, намаз укып, ураза тотып яшәгән ак калебле кешеләр. Алар кошлар булып йолдызга, күккә очарга көтәләр», – диделәр. Шуннан соң бер тирән чокырга төртеп күрсәттеләр. Ялкын чыгып тора. Чокыр янында шәрә ирләр гаурәтләрен күрсәтеп басып торалар. Битләрендә, тәннәрендә кап-кара йон. Минем белән ияреп йөргән бабайдан сорыйм: «Болар кемнәр? Мин боларга карарга куркам», – дим. «Болар – зина кылып, бозыклыкта яшәгәннәр. Гаурәтләрен кискәч, шушы чокырга төшәләр», – диде. Алар артыннан хатын-кызлар шәрә күкрәкләрен күрсәтеп басып торалар. «Болар кемнәр?» – дим. «Болар – тән сатып, шәрә йөреп зина кылучылар», – дип аңлатты. Алар артыннан телләрен салындырып хатын-кызлар басып тора. Болар – гайбәт сөйләп, кеше арасын бозучылар, сихерчеләр булып чыкты. Бераздан хатын-кызларны һәм аларның аяк астындагы яшел үләндә чыркылдашып йөргән бәпкәләрне күреп алдым. «Болары – дөньяга килгәнче алдырылган балалар», – диде. Елап җибәрдем. «Мин дә эшләдем бит бу эшне. Миңа да шушы ук җәза булыр микәнни?» – дим. «Син әле кире китәсең. Мин өйрәткән догаңны укы», – диде бабай. Шушы сүзләреннән соң, уяндым. Операция бүлмәсендә ятам, башымны тегәргә әзерлиләр. Кире бу дөньяга кайтуыма борчылдым, әле генә булган җиремә кире китәсем килде, – дип сөйли Тәнзилә апа.

Палатага чыккач, тәмам аңына килгәч, күп догалар укып, Аллаһы Тәгаләгә сүз бирә: хәрәкәтләнә алсам, үз аякларымда өемә кайтып җитсәм, гомеремне тагын беразга озайтсаң, туган илемдә үскән үләннәрне өйрәнер, таныр идем, ди. Теләге кабул була. Тәнзилә апа үзен генә түгел, 87 яшьлек дөм сукыр кайнанасын да тәрбия кылып, ахирәткә озата. Шул вакыттан соң, кешеләргә ярдәм итүнең мәгънәсен тагын да ныграк аңлый башлый.

ҮЛӘННӘРДӘН ДАРУ ЯСЫЙ БАШЛАГАН

– Аллаһы Тәгаләгә биргән вәгъдәмне үтәдем. Балык Бистәсе районының Балыклы Чүкәй авылында 30 сутый бакчабыз бар, анда гел дару үләннәре генә үсә. Үзем чәчтем. Башка әйбер утыртмыйбыз. Яфракларны укыйм – кайсы үлән нинди авырудан дәва икәнен аңлап алам, Аллаһы Тәгалә миңа шуны сиздерә. Вакытында җыеп, чормада киптереп, ваклап, банкаларга аерым тутырып, кышка Казанга алып кайтам. Үзебез аптека даруларын кулланмыйбыз гел үлән белән генә дәваланабыз, солы кайнатып, шуның суын эчәбез. Солыны да үзебезнең бакчада үстерәбез. Миңа Татарстанның төрле районнарыннан мөрәҗәгать итәләр, эзләп табып, өйгә киләләр. Моннан ике ел элек безгә бер сөйкемле генә кыз килеп керде. Чәй эчәргә утырттым. Миңа күп кенә сораулар бирде. Язмыш юлларымны да сорады. Баштарак нинди сәбәп белән сорашуын аңлап бетермәдем. Соңыннан бер республика газетасында эшләвен әйтте. «Минем хакта язмагыз, фаш буласым килми», – дидем. Ул барыбер язып чыгарган. Дарулар ясавым хакында да сөйләгән идем. Шуннан соң төрле яклардан шалтыратулар килә башлады. Кеше дару сорап килгәч, кире кагарга намусым кушмый. Чөнки мин Аллаһ алдында сүз бирдем. Дарулар белән генә түгел, өшкереп тә сихәтләндерә идем. Ләкин килүчеләр төрле: яман чир, бозык-сихер, күз тию белән килүчеләр бар. Бу авырулардан ерак торам. Чөнки чирләрен үземә калдыралар. Бик начар була, – дип сөйли Тәнзилә апа.

Тәнзилә апаның ясаган дарулары арасында «Могҗизалы май» («Чудо-мазь») исемлесе аерым урын алып тора. Пешкән урыннарга, аналыктагы ялкынсынуларга, геморойга каршы ашыгыч ярдәм функциясен үти. Составында үләннәр бик күп. Шуңа күрәме, шифасы да күпләргә тия. Тәнзилә ападан үзе дәвалаган кешеләр турында сөйләвен сорадым. Алабуга шәһәреннән аналыгында рак булган ханым килгән. Шушы майны сөрткәч, шеше үлек булып акты, дип сөйли әңгәмәдәшем. Зур урында эшли торган икенче бер ханым исә Тәнзилә апа ясаган дару нәтиҗәсендә күкрәгендәге шештән котылган.

– Биш ел өйләнешкәннәренә – бала таба алмаган бер пар килде. Кыз бала алып кайттылар, балага биш яшь, яныма килеп йөриләр. Мин аларга «маточная гвоздика»дан дару ясаган идем. Дару үләннәре ярдәмендә үзебезнең бистәдә ире эчеп азаплаган хатынга ярдәм иттем. Сәрхүшлектән котылды, ире хәзер галстуклардан йөри, эчми. Кайвакыт сорыйлар – кайда кабул итәсез, күпме акча аласыз, дип. Бер тиен дә акча алмыйм, бер җирдә дә кабул итмим, хәзер өлкәнәйдем инде, бик мохтаҗларга яки якыннарыма гына ясыйм даруларны. Үләннәргә кагылышлы китаплар укыйм, журналлар яздырам, шуңа алар хакында күп беләм, кайсының нинди авыруга каршы яхшы көрәшүен дә беләм, – ди Тәнзилә апа.

ҖЕННӘР «БИСМИЛЛА»ДАН КУРКА

Үлеп терелгәннән соң башланган үзгәрешләре әле дә дәвам итә икән. Төштәме, өндәме, төгәл әйтә алмый, ләкин вакыт-вакыт мәрхүм туганнары белән дә күрешүен, канатлар белән очып йөрүен сөйли Тәнзилә апа.

– 28 ел буе мин бу хакта ачылырга, һичкемгә сөйләргә һәм аңлатырга теләмәдем, дөресрәге курыктым. Аллаһ тарафыннан хөкем ителермен дип курыктым. Бу хәлне мин бер генә кешегә сөйләдем. Моннан ун ел элек туган авылымда имам-хатыйп булган абыема ачылдым. Ул инде хәзер вафат. Кисәтте – бер кешегә дә сөйләргә ярамый, диде. Мин озак уйландым. Әмма күптән түгел бер таныш хәзрәтем белән сөйләшкәндә, киңәш бирде: «Теге дөньяда күргәннәрегезне сөйләүдән курыкмагыз. Бәлки теге дөньяның барлыгына ышанмый яши торган, дингә ерак кешеләр бардыр, менә бу гыйбрәт булыр иде», – диде. Бәлки минем кебек ахирәткә барып кайтучылар тагын бардыр. Ләкин моны минем шикелле сер итеп саклый торганнардыр. Ватандашларымнан, газета укучылардан дөрес аңлауларын үтенәм. Мин ялганчы түгел. Хөсетлелекне, гаделсезлекне кичерә алмыйм. Әле яшәячәк гомерем бар, аны кешеләргә файда итеп уздырасым килә. Изгелек эшләп. 2018нче елның 20нче декабрендә төшемдә өйдән үпкәләп чыгып киттем. Бер зур склад ишек төбенә килдем, ул әз генә ачык тора. Зуррак итеп ачарга теләп, ишекне эчкә таба эткәч, ак киемле кечкенә генә бабай ишекне миңа таба кире яба. «Мин – сакчы, сине монда кертмибез әле. Вакыты җиткәч, сине китерерләр, үзем ачып кертермен, әле өстеңдә өч ниятең бар, шуларны үтәп бетерми килмисең», – диде. «Авылда чишмә эшләтергә уйлыйсың, якын кешеңнең бәхиллеген аласың бар һәм синең аша бер кеше сихәтләнү көтә», – дип тезеп китте. Димәк, мин бары тик шушы эшләрне эшләгәч кенә теге дөньяга китә алам, – ди әңгәмәдәшем.

Тәнзилә апаның газета укучыларга киңәшләре дә бар. Әйтик, беренчесе, «Бисмиллаһ» сүзен куллану турында.

– Янәшәбездә җеннәр бар. Мин алар белән очрашам, ләкин курыкмыйм, аларга эндәшмим. Җеннәр «бисмилла»дан, догалардан бик куркалар, юкка чыгалар. Әгәр ризыкны салкын урынга чыгарып, «Бисмилла» әйтмичә генә калдырсаң, һәм күпмедер вакыттан соң, шуны алып кереп ашасаң-эчсәң, берәр авыру килеп чыгасын көт тә тор. Шуңа күрә еш кына кайберәүләр авыруның каян килгәнен аңламыйча гомер итә. «Бисмилла» әйтеп куелган ризыкка исә, бернинди җен дә керә алмый. Миңа җен зәхмәте белән килүчеләр дә булды. Ул зәхмәтләре миңа калып, байтак вакытлар урыннан да тора алмыйча, чирләп яттым. Кеше йә җен өермәсенә очрый, йә ул яшәгән йорт урынында җеннәр була, йә ялгыш аларга аяк белән баса. Ахшам намазыннан соң, җеннәр мунчада хуҗа булып, мәхшәр ясыйлар. Шунлыктан, ахшамнан соң мунчага керү тыела, – дип аңлата Тәнзилә абыстай.

Ашказаны җәрәхәтен дәвалау өчен Тәнзилә абыстай түбәндәге үләннәрнең һәммәсен тигез күләмдә алып, бергә кушарга киңәш итә: меңьяфрак, валерьян тамыры, тырнак гөл (календула) чәчәге, кукуруз «чәче» (рыльца), сары мәтрүшкә. Болар барысы да даруханәләрдә сатыла. 1 аш кашыгы күләмендә шушы үлән катнашмаларына 300 грамм кайнар су салып, 1 сәгать төнәтергә. Көн дәвамында, ашарга ярты сәгать кала чирек чокыр эчәргә. Дәвалану вакыты – 2-3 атна.

(Алдан белгеч белән киңәшләшегез!)

Айгөл ЗАКИРОВА

Фото һәм чыганак: Безнең гәҗит

Бәйле