Ландыш Нигъмәтҗанова балалары белән калаклы кекс пешерә [видео, рецепт]

-- Гузель

//Tatar today//

Ландыш Нигъмәтҗанова шәхси сәхифәсендә кызы Ләйлә һәм кечкенә ул Гомәр белән капкейклар өчен камыр болгаткан мизгелдән видео белән урнаштырган. Әлеге видеода Ләйлә башта блендер, аннан кашык белән камыр болгата, соңырак Гомәр дә апасына ярдәм иткәндә, аның кашыгы камырга төшеп китә, алам гына дигәндә, Ләйләнеке дә камырга чума. Мондый хәлдә Ләйлә: «Нишлибез инде? Калаклы кекс була мени?», ди. 

Бу видео Ландышның язылучыларына бик ошаган. Ул кыска вакыт эчендә 57 меңнән артык караулар һәм   200гә якын фикер җыйган.

Әлеге видео белән бергә, Ландыш Нигъмәтҗанова капкейкларның рецептын да язган. Без аны сезгә дә тәкъдим итәбез.

Капкейклар

  • 300 грамм онны ярты чәй кашыгы тоз белән бергә бутыйбыз
  • 1 аш кашыгы сметана
  • 227 грамм ак майны (йомшак, кул белән изелә)ю (Хәзер граммлап үлчи торган әйберләр бар, әгәр сездә юк икән, якынча 300 грамм дип куегыз)
  • 160 грамм шикәр комы белән бергә бутыйбыз
  • 5 миллилитр сыек ваниль
  • 160 миллилитр сөт
  • 3 күкәй

Барысын кушып, әкрен генә болгатабыз

Бәйле