Күршесе Ләйсән Сөнәгәтованың өченчегә йөкле вакытындагы фотосын күрсәтте

-- Гузель

//Tatar today//

19 февральдә Ләйсән Сөнәгәтова өченчегә әни булуын хәбәр итте. Моңа кадәр ул авырлы булуы хакында язмаган, үзенең сәхифәсенә дә йөкле вакытындагы фотоларын урнаштырмаган. Бу юлы да фотосын үзе түгел, аның күршесе, җырчы Гөлназ Шәрипҗанова керткән һәм Ләйсән Сөнәгәтованы әни булуы белән котлаган. 

«Ләйсән! Күрше! Ура! Булды бит бу, ниһаять! Өченче тапкыр әни булуың белән котлыйм. Нинди зур бәхет! Айратка кияүләр булыр әле иптәшкә», дигән Гөлназ.

Ләйсән Сөнәгәтова һәм Айрат Ильясовны без дә ихластан котлыйбыз. Балаларын тигезлектә, муллыкта үстерүләрен телибез.

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий