«Үги ата, мине кочаклап, шашып-шашып үбә башлады…Келәшчә кебек куллардан ничек ычкынганмындыр, белмим»

-- Алина

… Подъезд алдындагы утыргычта гәпләшеп утырган ике күрше агайның сүзләренә колак салдым беркөнне. Ниндидер Мусаны үги малае бик каты кыйнап ташлаган икән. “Ай-яй, җүнсез нәрсә, ничек инде әтиең урынына калган, тәрбия кылган, олы яшьтәге кешегә кул күтәрергә мөмкин!” – диде берсе. Әмма агайларның икенчесенең фикер сөреше бер дә кордашыныкы белән тәңгәл килми булып чыкты: “Кыйнамый ни! Муса ул балага үскәндә бер дә рәхәт күрсәтмәде шул! Исеме белән дә дәшми иде бит сабый чагыннан ук. “Нәрсә миңа атаң төсле итеп, каш астыннан сөзеп карап торасың, бүре баласы!” – дип яңагына учы белән чабып җибәргәнен үзем күргәнем булды”, – диде ул. Икенчесе: “Балалы хатын алсаң да, иярә килгән баласы малай булмасын икән шул, кызлы хатын алырга кирәк икән…” – дип җөпләп куйды.

Кызлы хатын… Агай әлеге ике сүзгә бернинди дә астыртын, мәкерле мәгънә салып әйтмәгәндер дә, әмма күңелемә авыр итеп кагылган шушы сүзләргә яман ачуым чыкты. “Кыз баламы, ирме, һәр бала үз атасы белән үсәргә тиеш, абзыйлар! Ата каз да чит бәбкәне чукый!” – дидем дә, якындагы комлыкта уйнап утыручы оныгымны чакырып алып, өебезгә кереп киттем.

Мин 10 яшемнән үги әти белән үстем. Какты-сукты дип әйтә алмыйм, әмма башка яшьтәшләрем кебек әти җылысын, яклавын да тоймадым. Әни белән начар яшәделәр дия дә алмыйм. Үги әти өйдә сирәк күренә, эшеннән дә бик соң гына кайта торган иде. Минем ничек укуым белән дә кызыксынганын ишетмәдем, мәктәптәге ата-аналар җыелышларына да әнием генә йөри иде. Кыскасы, үги әти миңа карата битараф, мин аның өчен дөньяда юк сыман идем.

Мәктәпне тәмамлап, Казанга киттем, укырга кердем. Икенче курста укыганда бөтен дөньямның астын-өскә китергән яман хәбәр килеп иреште: әнием-бәгърем, юл фаҗигасенә юлыгып, харап булган! Аны җир куенына иңдергән мәхшәрле көннәрдә күз алдымда ерып чыга алмастай куе томан торды. Җир йөзендә берүзем калдым… Ничек яшәргә соң хәзер, каян көч табарга?.. Ишелеп килгән кайгымнан куырылып калган юка иңнәремнән үги әти кочып алгач кына тыела алмыйча еларга тотындым. Үги әти, юатырга тырышып, нидер әйтте, чәчләремнән үпте. Колагыма: “Икебезгә бер кайгы инде бу, Хәбирә… Бергә-бергә күтәрербез. Ташламам, курыкма…” – дип пышылдады. Бала чагымнан ир-ат кулына орынганым, киң-көчле күкрәккә башымны куеп ышыкланганым булмагангамы – бераз тынычланып калдым бу юату сүзләреннән.

Казанга килеп укуымны дәвам иттем, әнидән башка гына яшәү әмәлләре хакында уйлана башладым. Мөгаен, көндезге бүлектә укый алмам, стипендия белән генә җан асрап булмас, читтән торып укырга, эшкә кереп, үз көнемне үземә күрергә туры килер дип карар иткән көннәрнең берсендә тулай торакка үги әти килеп керде. Бер капчык бәрәңге, ит-сөт алып килгән, бераз акча чыгарып бирде. Чәй эчкән арада бүлмәдәш кызлар белән бик тиз уртак тел тапты әти кеше. Шаян сүзләр очып кына торды авызыннан. Ульян шәһәреннән килгән Оксана атлы кыз чытыклана ук башлады: “Карале, Хәбирә, нинди чибәр, шаян икән синең әтиең! Бер дә сөйләгәнең юк иде”, – дип чыркылдады. “Шаян әти” тагын килергә вәгъдә итеп, урыныннан кузгалды. Озата чыктым. Хушлашканда кочаклап ук алды. Икебез бер хәсрәт кичергәнгәме, бу кеше кинәт кенә бик якынайды күңелемә. Аннан соң да берничә тапкыр килеп китте яныма “гуманитар ярдәм” күтәргән әти.

Яңа ел каникуллары вакытында үзем кайттым. Әти эштә иде. Өй эче хатын-кыз кулы тимәгәнлектән шактый шыксызланган дип, җиң сызганып, җыештырып алдым, ашарга пешердем. Мин кайтканга үги әти дә бик сөенде. Бергәләп кичке аш ашарга утырдык. Әти кеше укуым белән кызыксынды, аннан үзенең әнине юксынуын әйтте, хатын-кызсыз яшәве бик авыр икәнлеккә зарланды. Әле ир уртасында гына булган, көчле-гайрәтле үги ата бик-бик кызганыч тоелды миңа бу минутларда. Сөйләшә торгач, әти кеше читтән торып укуга күчеп, янына кайтуымны үтенде, бик әйбәт эш табып бирергә дә вәгъдә итте.

Мин инде ризалаша башлаган идем, чөнки бик кыен иде миңа үги әтидән акча алуы, аның җилкәсендә яшәве. Ул арада үги ата кинәт кенә урыныннан кузгалып, мине кочаклап алды да, шашып-шашып үбә башлады. Үзе мине балачагымнан ук яратуы, саклап кына үстерүе турында сөйләнде.

Тимер келәшчә кебек куллардан ничек ычкынганмындыр, белмим. Төнне күрше апаларда чыктым да, иртәгәсен үги атаның эшкә китүен чамалап, өйгә кереп әйберләремне җыйдым да, кире Казанга киттем.

Үги ата тагын берничә тапкыр тулай торакка килеп мине эзләп йөргән. Тик мин читтән торып уку бүлегенә күчеп, заводка эшкә урнашкан, бүтән тулай торакта яши идем инде.

Озак тормаган, үги әти өйләнгән. Әле дә шул хатыны белән яши, балалары да бар дип ишеттем. Әниемнең рухын рәнҗетеп, ятим калган баласына кул сузуын кичерә алмадым мин аның. Аралашмадым, хәлен белешеп кайтканым да, чылтыратканым да юк.

Яратып кияүгә чыксам да, үз тормышымның да рәте булмады. Минем ирем кебекләр турында “бер итәкне дә калдырмый” диләр. Кызыбызга 3 яшь вакытта ук аерылыштык. Күз салучы, сүз катучы ир-атлар күп булса да, кабат гаилә корырга никтер теләмәдем. Насыйбым чыкмагандыр, мөгаен. Кызыма 15 яшьләр тирәсе иде ул чакта, яңа эшемдәге бер хезмәттәш ир эндәшеп йөри башлады. Бер тапкыр да өйләнмәгән, бик күп хатын-кызларның башын әйләндерерлек буй-сынлы, перспективалы белгеч, үзе шундый итагатьле иде Зөлфәт. Очраша башладык. Өйгә килеп йөри Зөлфәт. Бер дә буш йөрми, күчтәнәч-бүләкне мулдан алып килә. Бигрәк тә кызымның күңелен тиз яулады юмартлыгы белән. Мин алып бирә алмаган компьютерлы да, телефонлы да булды кыз. Икесе генә аңлаган телдә сөйләшәләр, көлешәләр болар. Спорт белән бик дус Зөлфәт кызымны фитнес-клубка әйди башлады, тегесе биш куллап риза! Зөлфәт абыйсын теленнән төшерми башлады соңгы вакытта. Зөлфәт шул көннәрдә миңа бергә яши башларга тәкъдим ясады. Соңрак никах укытырбыз, яшәп карыйк диде. Мәхәббәттән күзе томаланган сары томшыклы кыз бала булсам, мондый форсатны кулдан ычкындырмыйм дип, тизрәк шушы шәп егет белән тормышымны бәйләргә ашыгыр идем. Ә мин сагайдым. Җитеп килгән кызыма чиктән тыш игътибары шикләндерде. Ялгышмаганмын бит. Бергә эшләгән бер хатын белән сөйләшеп киттек беркөнне. Зөлфәтебезнең йомшак ягын шул әйтте дә салды. Мәктәп яшендәге кыз балаларга битараф түгел икән бит бу бозык! Бер яклаучысыз, исерек ата-ана тәрбиясендә яшәгән бер бичара кыз баланы юлдан яздырып, тегесе авырга узган булган. Моны елый-елый эзләп килгән эшкә теге кыз. Ничектер куркытып, кыйнап, абортка барырга мәҗбүр иткән диделәр ди. Әлбәттә, тотылмаган бур түгел диләр. Әмма мин инде, бер пешә язган кеше, бәладән котылып кала алдым, кызымны да шакшы нәфесле бәндә тозагына эләгүдән Ходай саклагандыр.

Парлы тормыш насыйп итмәсә дә, әни һәм әби бәхетен мулдан бирде үземә Аллам. Мин әле чагыштырмача яшь әби кеше. Бөтен буш вакытымны оныгыма багышлыйм. Хәзер һәртөрле бозык бәндәләр хакында күп язалар, телевидение дә, җинаятьләр хроникасы да шул хакта өзлексез тукый. Кыз балаларга гына түгел, ир балаларга да шакшы кулларын сузучылар күбәйгән, ягъни педофиллар белән дөнья тулган диләр. Әйләнә-тирәдәге һәрнәрсәгә, һәркемгә самими күзләре белән ышанып караучы шушы сабыема берәрсе кагылсамы?!.

Әле шушы көннәрдә генә НТВ каналыннан бер тапшыру карадым. Бер яшь хатын 5 яшьлек чагында үзен үги әтисе көчләве хакында иренә сөйләгән. Ир һәм аның кайнэше әлеге үги атаны өеннән алып чыгып китеп, кыйнап, күл суына тончыктырып үтергәннәр. Хокук саклау органнары җинаять кылган ирләрнең эзенә тиз генә төшеп, төрмәгә утыртып та куйганнар. Яшь хатын яклау эзләп, ирен һәм туганын җәмәгатьчелек алдында аклау теләге белән, телевидениегә килгән. Әмма аудиториядән бу бичара өстенә әллә никадәр гаепләү сүзләре яуды! Имеш, ничек әниең сизмәдеме үги атаңның сине көчләгәнен?! Ник әйтмәдең?! Хәтта бер атказанган табиб-хирург, бик белдекле кыяфәттә: “Биш яшьтә олы ир-ат тарафыннан ботарланган бала йөрерлек хәлдә булмый, әниегез сизәр иде, алдашасыз!” – дип сөйләп утырды. Яшь хатын елый-елый чит-ят кешеләр алдында акланды: “Ул мине әниеңә әйтсәң, балалар йортына җибәрәм дип куркытты, мин үземне нишләткәннәрен аңларлык яшьтә түгел идем бит, бик авыртты, әнидән качып утырдым”, – дип карады. Кая ул, тыңламыйлар да! Үги атаны бары яхшы яктан гына искә алып утыручы күршеләренә, туганнарына ышаналар, ә бу хатынга – юк! Ахырдан әлеге хатынны полиграфта, ягъни ялган детекторында тикшерү нәтиҗәләрен ишеттерделәр дөньяда бары да ал да гөл дип күзаллаучы аудиториягә: яшь хатын-кыз, чыннан да, 5-6 яшендә өч тапкыр үги ата тарафыннан көчләнгән булган…

Менә шулардан һәм үз тәҗрибәмнән чыгып, кыз балаларын ияртеп кабат кияүгә чыгарга ниятләгән хатын-кызларны кисәтим дип яздым мин бу язмамны. Бик сирәк ирләр генә башка ирдән туган балаларга әти була алалар дип уйлыйм мин. Ата мәхәббәте уянмаган икән, табигате белән “аучы”, “самец” ир затының буй җиткән кызыңа нәфесле күзе белән каравы бик мөмкин. Ялгыз яшәгез димим, әмма аерым яшәгән очракта да балаларны үз әтиләреннән ерагайтмагыз!

Ходай сакланганны гына саклармын дигән.

 

 

Чыганак: "Язмышмы? Ялгышмы?" сайты
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий