Тиздән 1 миллионнан да кимрәк бәягә машина алып булмаячак

-- Алина

Тиздән Русия автосалоннарында бәясе 1 миллионнан да арзанрак булган машиналар калмаячак. Бу хакта fishki.net сайты яза.

Машина җитештерүчеләр, НДС артканга, бәяләрне арттыра башлаган. Әйтик, бюджетлы саналган Lada Vesta белән Hyundai Solaris модельләренең бәяләре 1 млн сумны узган. «Автостат» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Cadillac – 60-300 мең, Porsche – 186-648 мең, Hyundai – 8-65 мең, Mitsubishi – 20–64 мең, «АвтоВАЗ» – 15-25 мең, Citroen – 20-100 мең, Peugeot –20-80 мең, Renault – 15-38 мең, Lifan 30 мең сумга арткан.

Экспертлар фикеренчә, бәяләрнең алга таба үсеше дәвам итәчәк. Ел нәтиҗәләре буенча автомобильләрнең бәясе 7% ка күтәреләчәк.

 

 

Фото: autoassa.ru

Бәйле