Быел Татарстанда су басу куркынычы булган авыллар һәм шәһәрләр саны азрак. Бу турыда “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин су басарга мөмкин булган зонага эләккән торак пунктлар исемлегенә үзгәрешләр кертү турындагы Татарстан Министрлар Кабинеты карарын имзалады», – диелгән министрлык хәбәрендә.
2018 ел белән чагыштырганда, бу исемлеккә кергән республика торак пунктлары саны 222дән 209га кадәр кимегән.
«Татарстанда һәр су басу зонасы янында вертолет мәйданчыгы ясарга планлаштыралар. Бары тик техник яктан мөмкин булмаган территорияләрдә генә андый мәйданчыклар булмаячак», – дип хәбәр итте Татарстан Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Родыгин.
“Татар-информ” су баса торган торак пунктлар зонасы исемлегенә Татарстанның 200дән артык авылы һәм шәһәре кергән дип хәбәр иткән иде.
Фото: https://pixabay.com