Дәүләттән 450 мең сум кемгә биреләчәк

-- Гузель

//Tatar today//

20 февральдә Владимир Путин Федераль Җыенга юллама белән чыгыш ясады. Чыгышының күп өлешен Россия Президенты демографик мәсьәләгә багышлады. Дәүләт башлыгы өченче һәм аннан соң туган балалы гаиләләргә ярдәм итәргә – аларга ипотека өчен 450 мең сум акча түләргә тәкъдим итте. Путин фикеренчә, бу программаны, үткән дата белән, 2019 елның 1 гыйнварыннан башлап эшләтеп җибәрергә кирәк.

«Илдәге макроикътисад вәзгыятенең тотрыклылыгын һәм дәүләт керемнәре үсешен исәпкә алып, өченче һәм аннан соң туган балалы гаиләләргә өстәмә ярдәм чарасын кертергә, моны турыдан-туры федераль бюджеттан 450 мең сум акча итеп түләргә мөмкин дип саныйм», – диде дәүләт башлыгы.

Әгәр дә бу сумманы ана капиталы белән бергә кушсаң, 900 мең сумнан артык акча килеп чыга. «Күп кенә төбәкләрдә бу фатир бәясенең шактый өлеше», — дип билгеләп үтте Путин.

 

Взгляд
Фото: 2017god

Бәйле