Зәйдә 8 айлык көмәне булган 26 яшьлек хатын үлә. Сораулар күп

-- Лэйсирэ

Хәтерләсәгез, моннан ел ярым элек «Зәй больницасында «Безнең гәҗит»тапшырган чәйдән бәвел анализы ясадылар» язмасы (28нче июнь, 2017, №26) чыккан иде. Анда Зәй больницасы «макталды». Мактамаслык та түгел иде шул. Шушы районның Аксар авылында яшәүче Тәлгать абый Шәвәлиевнең 70 яшьлек хатыны Тәзкирә апа боты сынып килгән җирдән, үлеп кайткан иде.

Моннан тыш, Зәй больницасының лабораториясе ничек шәп эшләвен дә үз күзләребез белән күрдек. Чөнки без тапшырган гап-гади «Бодрый день» дигән кара (!) чәйдән гинекологик чире булган хатынның сидек анализы ясап биргәннәр иде. Бу турыдан-туры Зәй больницасы лабораториясендә эшләрнең гөрләп баруын, һәм биредә тылсымчылар эшләвен күрсәтә. Анализ ясаган вакытта чәйне сидеккә әйләндерә белгән кешеләрне тылсымчы дими, кем дисең тагын… Менә бүген кабат шушы мәшһүр больница эшчәнлеге хакында язарга булдык.

БАВЫРЫ ЮККА ЧЫККАН

Тәлгать абый Шәвәлиевнең хатыны үлгәч, аның үлемендә гаепле кешеләргә җәза бирдерү өчен гаделлек эзли башлавына ел ярым вакыт узган икән инде. Бу турыда бер язган идек – аягына ясаган операциядән соң, шикәр чире белән авырган Тәзкирә апаның хәле китә. Тәлгать абый исә, Зәй больницасы коридорындагы һәр ишеккә диярлек кереп, табиблардан ярдәм сорый – «Зинһар хатыныма инсулин кадагыз», – дип ялвара. Ләкин «бабайның» белдеклеләнеп, инсулин сорап йөрүенә Зәй табиблары бирешә димени… Кадамыйлар. Тәзкирә апа комага китә һәм үлә. Мәетне ярган паталогоанатом биргән кәгазьдән күренгәнчә, үлемнең сәбәбе: шикәр чире, баш миенә су җыелу һәм үпкәсе кабарган булу. Бу сәбәпләрнең беренчесе белән генә килешә Тәлгать абый. Чөнки мәетне күмәр алдыннан үзе күрә ул – башны ярып карамаганнар. Шулай булгач, баш миенә су җыелган дип, ничек әйтергә мөмкин? Үпкәсе кабарган дисәң – Тәзкирә апаның ютәлләгәне дә, температура белән ятканы да булмаган.

Башы ярып каралмаган килеш тә аңа су җыелганмы, юкмы икәнен ачыкларга сәләтле остазлар эшли икән бит Зәй больницасында. Әйе, мәетнең башы чынлап та ярылмаган булган. Моны дәлилләүче документлар да бар. Ник дигәндә, Тәлгать абый тикшерүчеләргә, югарыда утырган чиновникларга кереп йөри торгач, ике мәртәбә «табибларның гаебе юк», дип ябылган җинаять эшен кабат ачтыруга һәм хатынының гәүдәсен кабердән казып чыгарып, экспертизага җибәрттерүгә ирешкән. Фәнни телдә бу – эксгумация дип атала. Эксгумациядән соңгы тикшеренүләр вакытында, кызганыч, Тәзкирә апаның ни сәбәпле үлүен ачыклый алмаганнар, чөнки баш мие инде черергә җитешкән. Әмма тикшерүчеләр дә, Тәлгать абый да шаккаттыргыч мәгълүматлар белә: беренчедән, югарыда әйткәнемчә, башның бөтенләй ачып каралмавын. Икенчедән, үлгәннән соң паталогоанатом бик тәфсилләп аналык, бавыр-ашказаннары турында да мәгълүмат язган булган. Ә чынлыкта…

– Ашказаны да, эчәкләр дә, сидек куыгы да бөтенләй ачып каралмаган. Аналыкка да тимәгәннәр. Ике бөернең очларын гына кискәләгән, ярар, анысын ичмасам тикшергән дип фаразлап була. Моңа шаккатмадым, чөнки мәет яру эшен табиб 20 минутта башкарып чыкты. Бу вакыт эчендә моның кадәр органны тикшереп булмас иде. Шулай ук, эксгумация нәтиҗәләре буенча шул ачыкланды – хатынымның бавыры юк! Бавыр кайда булган? Мин бу сорауны судта бирергә җыенам, чөнки табибларны судка да бирәчәкмен, – дип сөйли Тәлгать абый.

Хәзерге вакытта Тәлгать абый бу мәсьәлә буенча бөтен инстанцияләрне йөреп чыккан һәм туктарга уйламый.

– Әгәр дә хатыным үлгәч тә миннән гафу үтенгән булсалар, болай зурга җибәрми идем. Ләкин миннән гафу үтенүче булмады. Әле җитмәсә, операциягә дип, хирургка «рәхмәт йөзеннән» ун мең сум акча сорап алганнар иде. Бездә табиблар әнә шулай эшли, күрәсең. Чөнки зарланучылар бик күп. «Пакет китермәсәң, карамыйлар да бит алар», – дип сөйләүчеләр җитәрлек, – ди Тәлгать абый.

Сүз уңаеннан, бавырны юкка чыгаручы поталогоанатомны җинаять эше кысаларында эшеннән алганнар, үзенә карата да җинаять эше ачылган. Зәй табибларына карата тикшерү эшләре дәвам итә. Тәлгать абыйның бу тырышлыклары бушка китмәс, һәм гаеплеләр тиешле җәзасын алыр дип ышанабыз. Бу вакыйгалар барышын без күзәтеп торачакбыз.

БАЛА ДА ҮЛЕ, АНАСЫ ДА

Зәй больницасындагы үлемнәр моның белән генә тәмамланмый. Узган елның 28нче августында биредә 8 айлык көмәне булган 26 яшьлек хатын үлә. Мәрхүмәнең ире – Алексей Спиридонов белән күрешеп сөйләштек. Ул әле дә елый, күз яшьләрен тыеп тора алмый. Чөнки аларның ике кызлары ятим, үзе тол калган. Җитмәсә икеләтә югалту – бала да анасы карынында үлгән. Бер айдан бәби туе үткәрәчәкбез дип өметләнеп, очынып йөргән ата кеше вакыйгалар турында сөйләгәндә үзен көч-хәл белән генә тотып торды. Хатынының үлемендә ул да Зәй больницасы табибларын гаепли.

– Ике кызыбыз бар иде инде. Өченче баланы планлаштырдык. Хатынымның йөклелек чоры яхшы узды. Без һәрдаим Түбән Камада, Әлмәттә табибларга күренеп тордык, УЗИ һәм башка анализлар бар да тәртиптә, дип күрсәтте. 28нче август көнне мин эштә идем. Хатыным өйдән 500 метр ераклыктагы кибеткә, 3 яшьлек кече кызыбызга балалар бакчасына бару өчен футболкалар, майкалар кебек киемнәр алу өчен өйдән чыга. Көмәне шактый зур иде инде – 21нче сентябрьдә бәбиләргә тиеш иде. Кибет янында хатынымның эче авырта башлый. Ул Зәй больницасына шалтыратып, ашыгыч ярдәм чакырта. Ашыгыч ярдәм килә, хатыныма ниндидер билгесез укол кадыйлар һәм аны кибет янында калдырып, китеп баралар. Шундый зур корсагы булган авырлы хатынны ничек урамда ялгыз калдырып китә алганнардыр – башка сыймый. Нишләп аны больницага алып китмәгәннәр һәм аңа нинди укол кадаган булганнар – моны да белмим. Ә бит авырлы хатыннарга борынга да дару сиптерергә ярамый. Шулай булгач, нинди укол хакында сүз барырга мөмкин! – дип ачыргаланып сөйли Алексей Спиридонов.

Уколдан соң да кызның хәле яхшырмый. Эче авыртуын дәвам итә. Бактың исә, акыллы Зәй табиблары аңа: «Синдә гастрит, өеңә кайт та, «Ношпа» даруы эч», – дип киңәш биргән икән. Боларның барысы хакында да үләр алдыннан шалтыратып, иренә сөйләргә җитешә кыз.

– Көндезге сәгать уникедә, төшке аш вакыты булудан файдаланып, мин очтырып өйгә кайттым. Хатыным караватта ята иде. «Гастрит кына синең, бар да тәртиптә», – дип әйтте фельдшерлар, больницага барырга кирәк түгел, диделәр», – ди бу янә. Сөйләшеп утырдык, хатынымны кочакладым. Эчен тотып карадым – балабыз бик нык тынгысызлана иде. Бу – хатынымны исән килеш соңгы мәртәбә күрүем булган икән. Эшкә кире килеп, ярты сәгать тә эшләп өлгермәдем, аның янә приступлары башланган. Күз яшьләре белән кабат миңа шалтыратты. «Эчем авырта бит!» – ди. «Хәзер үк ашыгыч ярдәмгә шалтырат һәм күрше хатынны чакырып керт!» – дидем. Ул мин кушканча эшләде. Соңыннан кабат шалтырата: «Әле дә килмәделәр, бигрәк озак киләләр, үләм бит инде…» – ди. Иреннәре зәңгәрләнә башлавы хакында әйтте. Хатыным янына кабат шул ук ашыгыч ярдәм һәм шул ук фельдшерлар килгән, – дип сөйли Алексей.

Алга таба нәрсәләр булуы хакында ир күршесе сөйләгәннәрдән чыгып белә. Күрше хатын сөйләвенчә, фельдшерлар Спиридоновлар фатирына кергәч, үзләрен бик сәер тоткан: берсе кызга янә билгесез укол кадаган, икенчесе бу вакытта телефонында уйнап утырган. Бу вакытта мәрхүмә өй борынча йөренә, сулышны да авырдан ала башлаган була.

– Хатыным бәдрәфтә егыла һәм аңын югалта. Соңгы минутка кадәр бу табиблар аны хастаханәгә алып китмиләр. Бары тик корсагына егылгач кына алып китмәкче булалар. Хәтта күрше хатынның: «Нәрсә эшлисез сез?! Күрмисезмени, хәле авыр бит!» – дигән сүзләрен дә тыңламаган булалар. Ләкин соң була инде. Хатыным комага китеп, үлде. Мин берьюлы ике кадерле кешемне югалттым. Бу югалтуның ачысын әйтеп кенә аңлата торган түгел. Шул сорау күңелне бимазалый – ник алар ичмасам баланы булса да коткара алмады икән? Шулкадәр битараф фельдшерлар ашыгыч ярдәмдә эшләргә тиешме? Нигә кирәк ул фельдшерлар алай булгач?! Үземне битәрлим – ашыгыч ярдәм чакыр дип киңәш бирәсе урынга, үзем эштән китеп, хатынымны больницага илтеп куйган булсам, бәлки башкача булыр иде. Тик без беренче чиратта табибларга ышанабыз шул, – ди ул.

Ятим калган 6 һәм 4 яшьлек ике кызына әниләренең үлгәнен әле дә әйтергә курка ир. Балалар да өзелеп мәрхүмәнең кайтуын көтә. «Сеңлебез белән бергә кайтачак!» – дип, әле дә өмет итәләр, ди.

Бу вакыйгадан соң янә җинаять эше ачылган. Әлегә нәтиҗәләр турында сөйләргә иртә – тикшерү эшләре бара. Ләкин 8 айлык корсагы булган хатынның үлемендә очраклылык кына сәбәпче дип карар чыгармаслар, дигән өмет зур.

СӘЛАМӘТ КЕШЕДӘ ЯМАН ШЕШ

Алексей Спиридоновның үзен дә Зәй больницасында эшләүче табиблар аздан гына теге дөньяга озатмый калалар. Шактый вакытлар тычкан чиреннән дәвалыйлар аны. Ә чынлыкта ирдә гайморит булып чыга. Борынындагы үлек тишелеп аккач кына белә моны ул. Ярый әле үлек тишеп чыккан, ә баш миенә китмәгән, дип сөенә. Шул ук вакытта, хатыны үлгәннән соң, егетнең социаль челтәрдәге битенә күпләп Зәй районы больницасы табибларыннан зарланган хатлар килә башлаган. Кемнеңдер әнисе үлгән, кемнеңдер туганы. Сәбәбе – табиблар битарафлыгы, дип аңлаталар.

Зәйгә кайткан вакытта, тагын бер ханым белән очраштык без. Ике ел элек аның гражданлык никахы белән яшәгән ире Зәй больницасында диспансеризация уза. Бу тикшеренү вакытында, гадәттә башка районнарда кешеләрдәге авырулар ачыклана һәм аларны дәвалау буенча эшлиләр. Ә менә Габделхәмит Арслановның диспансеризация узганнан соң бернинди чире дә табылмый, ир сау-сәламәт дип табыла. Ләкин ничек шулай булгандыр – нибары бер айдан соң, башка бер больницада тикшеренгән вакытта ирнең простатасында 4нче дәрәҗәгә җиткән яман шеш һәм башка органнарында күпсанлы метастазалар табыла. Ике айдан соң, ир вафат була. Аның белән яшәгән Гөлүсә ханым бу фактны Зәй больницасындагы эшчәнлекнең ничек алып барылуы хакындагы күрсәткеч буларак бәяли.

Без бу язма белән Зәй больницасында эшләүче бөтен табиблар да начар, үз эшләренә салкын карый торган димибез. Юк, алар арасында да халык ярата торган, авыруларга чын күңелдән ярдәм кулы сузарга тырышкан кешеләр бар. Ләкин балык башыннан чери. Әгәр дә дәвалау урынына килгәч, терелеп түгел, үлеп чыгасың икән… Бу вакытта больница җитәкчелегенә дә, бу үлемнәрдә катнашы булганнарга да сораулар тумый калмый шул…

Айгөл ЗАКИРОВА,

Казан – Зәй – Казан, Безнең гәҗит

Бәйле