«Оятсызлыкның чиге юк!» Рәфинә Ганиуллинаның купальниктан төшкән фотосурәтен тәнкыйтьлиләр

-- Алина

Җырчы Рәфинә Ганиуллина Инстаграмга купальниктан төшкән фото куйган. Ә фото астына башындагы кайбер капма-каршы фикерләрләрен язган:

1. Кагыйдәләргә буйсынырга яратмыйм, әмма режим буенча яшәмәсәң — эш бармый;
2. Үземне чибәр кеше дип санамасам да, тирә-юньгә матурлык өләшергә телим;
3. Укырга яратмыйм дип ялгышкан булганмын, китаплардан үзем өчен бик күп ачышлар ясыйм;
4. Минем турында нәрсә уйларлар икән дип артык кайгырмыйм, ләкин үзем ышанган, үрнәк алырдай кешеләрнең фикеренә колак салам;
5. Мин бик реалист кеше булуга карамастан, гел хыялларыма чумып яшим;
6. Куйган максатларыма ирешеп, хыялларыма тугры буласым килә.

Тик җырчының инстадуслары гына купальниктан төшкән фотоны  куену хупламаганнар.  Фото астына бик күп негатив фикерләр язганнар:
«Ятсызлыкның чиге юк»

«Кирәкмәс иде»

“Әстәгъфирулла… Татар эстрадасы акылдан яза башлаганмы соң? Бу нинди әкәмәт инде? Берсеннән берсе уздырырга тырышалар. Позор”.

«Башлары китә башлады инде бу артистларның»

«Шәрә тән белән карточка кую хөрмәткә лаек тугел , ни хәтле генә фигураң килешле булса да»

Загрузка...

Бәйле

1 комментарий

Ренат 22.02.2019 - 08:19

Докопались из-за одной фотографии! Что за народ?!

Җавап бирү

Добавить комментарий

%d такие блоггеры, как: