Рифат Зарипов гастрольдән төшеп калган концертларын куячакмы?

-- Гузель

//Tatar today//

21 февральдән Рифат Зарипов концертларын яңадан дәвам итте. Ул бу хакта үзенең сәхифәсендә белдерде. Авыруы аркасында Рифат чыгышларын 5 көнгә кичектергән иде. Ул кабат видеомөрәҗәгать яздырып, гастрольдән төшеп калган концертларын май аенда куерга планлаштыруын әйтте.

Исегезгә төшерәбез, 15 февральдә Рифат Зарипов концертларының кичектерелүе хакында хәбәр иткән иде. Аңа кадәр ул авыруы турында җиткерде һәм бер концертын күчерде. Әмма 14 февраль көнне, терелеп беттем дип уйлап, ул чыгыш ясарга була. Ләкин хәле тагын да начарая һәм чыгышларын туктатып торырга мәҗбүр була.

Бәйле