Вадим Захаров: «Хатын миннән сорамыйча кибеткә дә чыкмый»

-- Гузель

//Tatar today//

TMTV да баручы “Сер булып калсын” тапшыруында Вадим Захаров Зоя Солошинага хатыны Лариса белән мөнәсәбәтләре турында ачыктан-ачык сөйләгән. Әлеге тапшыруның кагыйдәсе буенча, кунаклар дөресен әйтеп, сорауларга “сер булып калсын”, дип җавап бирмәскә тиеш. Вадим Захаров хатынының аңа әйтмичә беркая да бармавы, гаилә мөнәсәбәтләрен алдан аңлашып куюлары хакында әйткән. 

«Бу өч көнлек дөньяда талашып, сугышып яшәүне күз алдына китермим. Кирәге дә юк, нәрсә өчен соң ул? Кемгә нәрсә дәлиллисең? «Мин сөйләшмим, мин горур», дигән нәрсә бездә юк. Сандугачлар кебек сайрашып кына да яшәмибез, һәр кешенең үз фикере булырга тиеш. Берәр нәрсә алганда, миңа ошаган, аңа ошамаска мөмкин. Ачу саклап, эчтән яну дигән нәрсә бездә юк. Мин шуны аңлатып куйдым һәм шулай бара», ди Вадим Захаров.

«Хатыным минсез диңгезгә бару түгел, миннән сорамыйча кибеткә дә чыкмый. Миңа әйтмичә, беркая да бармый ул. Белми калсам, соңыннан беләм. Миңа өйдә тәртип булсын. Өйдә тәртип булса, иҗатта да, юлда йөргәндә дә күңелең тыныч була. Ә болай аерым-аерым каядыр еракта ял итү түгел, безнең әле икәү бергә дә барган юк. Самолетка утырырга куркам», дип уртаклашкан Вадим Захаров.

Бәйле