Гөлназ Асаева Ришат Төхвәтуллинның сүзләрен җитди кабул итеп, аңа үпкәләгән

-- Гузель

20 февральдә Ришат Төхвәтуллин, юбилей концертларына багышланган матбугат конференциясендә, үзенә хатын итеп Гөлназ Асаеваны яки Алия Карачуринаны тамашачылар белән бергә сайлаячагын әйтте.

Әлбәттә, бу шаярту гына иде. Әмма Гөлназ Асаева моны җитди кабул иткән һәм җырчыга үпкә белдереп, шәхси сәхифәсендә үз фикерен җиткергән. “Мине тамашачы белән сайлар чиккә җитмәдем әле, гафу итегез!” – дип язган ул.

Әлегә кадәр Ришат үзе халык алдында Гөлназга җавап бирмәгән.

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий