Газ шартлауның куркыныч очраклары кабатлана

-- Лэйсирэ

Яңа елның беренче ике атнасында гына да Магниторск һәм Шахта шәһәрләрендәге газ шартлау сәбәпле йортлар җимерелде, кешеләр вафат булды. Әлеге фаҗигалар шактый шау-шу тудырды, күпләрне хафага салды.

Газ шартлау очраклары моңарчы да булгалап торды торуын. Статистика мәгълүматлары буенча, 2000нче елларга кадәр газ белән бәйле вакыйгаларда елына 10-15 кеше үлсә, соңгы елларда андыйларның саны арта бара. 2019 ел исә, мөгаен, башка елларга караганда күпкә аерылып торыр, чөнки газ шартлап җимерелү аркасында 44 кешенең гомере өзелергә өлгерде инде.

Үзем Дәүләт янгын күзәтчелегендә эшләгән дәвердә безнең шәһәр объектларында да газ белән бәйле фаҗигале хәлләр гел чыккалап торды. Газ баллоннары урнаштырылган машиналардан газ чыгып тору сәбәпле, берничә тапкыр гараж-төзелеш кооперативларындагы гаражларда шартлаулар булды, җимерелгән конструкцияләр астында калып кемнәрнеңдер гомерләре өзелде. Газ белән эшли торган машиналарда йөртүчеләрнең тәмәке кабызуы да кайчак пешү җәрәхәтләре алу белән төгәлләнде. Газ плитәсеннән киемнәргә ут кабу очраклары еш күзәтелде. Хатын-кыз аш-су пешергәндә саксызрак кылана бит ул, җитмәсә гүзәл затларыбыз синтетик кием кияргә яраталар. Синтетик материалдан тегелгән киемнәр тиз кабынып янучан шул, зыян күрүчеләр аларны салырга да өлгерә алмый калалар. Яулыкларына ут кабудан гына да әллә ничә әбинең гомере өзелде. Аш-су бүлмәсендә чебеннәргә дихлофос сиптереп йөргән бер әбинең кулындагы баллонга эшләп утырган газ плитәсе ялкыныннан ут кабып шартлады. Пешү җәрәхәтләре алган әби сырхауханәдә үлде. Улының чалбарын ацетон белән чистартып утырган япь-яшь ханым газ плитәсендә чәй кайнап утырган конфорканы сүндеререгә үрелүе аркасында гына кара гүргә кереп ятты. Газ плитәсенә утыртылган табалардагы майга ут капкач, аңа су сибү сәбәпле тән җәрәхәтләре алучылар да, йорт-җире янып бетүчеләр дә булды.

Шулай да күңелгә иң уелып калганы дип 1994 елның 28 гыйнварында, сәгать кичке бишенче киткәч, Яңа шәһәрнең 13/04 йортында булган газ шартлау вакыйгасын әйтер идем. Ул көнне минем очраклы рәвештә генә шул йорт яныннан үтеп барышым иде. Юл аркылы чыгарга дип борылуым булды – көчле шартлау тавышыннан сискәнеп, артка борылып карадым. Шул секундта ук икенче каттагы бер фатир тәрәзәсеннән рамнарны чәчеп зур ут шары бөркелде. Якындагы кибеткә йөгереп кереп, телефоннан янгын сүндерү хезмәтенә чылтыратканда, анда инде шартлау турындагы хәбәрне алганнар, янгын сүндерү машиналары юлга кузгалган иде. Мин дә вакыйга урынына ашыктым.

Подъезд төбендәге бетон плитә өстенә чыгып ауган, ялкын ялмап алудан тән тиресе сап-сары төскә кергән, йөзе канга буялган ир кеше гәүдәсе… Танырлыгы да калмаган хатынны күтәреп җиңел машинага таба йөгерүче ир… Барлык бүлмәләре дөрләп янучы өч бүлмәле фатир, бетон кисәкләре белән бергә авып төшкән подъезд ишеге, күп сандагы пыяласыз тәрәзәләр… Болар бар да газ шартлауның беренче күренешләре генә иде.

Бераздан моңа вакыйга урынына төрле яктан йөгерүче халык төркеме, подъезд төбендә әрле-бирле йөгерешүче кешеләр, янгын сүндерү, милиция, ашыгыч ярдәм машиналарының сиренасы өстәлде. Кемнәрдер йөрәкләрен тотып сыгылып төште. Болар күбесенчә эштән кайтып килүче, балалары фатирларда үзләре генә калуы ихтимал булган ханымнар иде. Кешеләрне подъезддан эвакуацияләү, анда беркемне дә кертмәү максатында тезелгән милиция хезмәткәрләре сафы аша: “Балам фатирда үзе генә, дүртенче кат, 124нче фатир, зинһар коткарыгыз”, – дип ачыргаланып кычкырган ана авазы әле дә колак төбендә яңгырап тора кебек.

Утны сүндергәннән соң үткәрелгән тикшерү вакытында янгын чыккан фатирда шартлаган ике газ баллоны табып алынды. Ул чорларда яңа төзелгән йортларда газны соңартып тоташтыралар иде. Әлеге 10 катлы йорт инде ике ел элек үк файдалануга тапшырылса да, үзәкләштерелгән газ бирү системасы нишләптер эшләтелмәгән. Шуңа күрә йортта яшәүчеләр үзбелдекләре белән газ плитәләренә газ баллоннары тоташтыра башлаганнар икән. Бу фатирның хуҗасы да ул көнне ике газ баллонына газ тутыртып, фатирына кертеп куйган. Күрәсең, газны күп итеп тутырганнар, салкыннан җылыга кергәч баллондагы газның басымы артып, баллоннар ярылган. Фатирдагы 38 яшьлек хуҗабикә югалып калган. Аскы катта яшәүче 50 яшьлек ханым шунда ук газ исен сизеп алган. Ул шушы ук подъездда яшәүче милиция хезмәткәренә мөрәҗәгать итеп, икәүләп газ чыккан фатирны эзли башлаганнар. Подъездга чыккан газ алар әлеге газ чыгып торган фатирның ишек звоногы төймәсенә баскач кабынгандыр дип фарыз ителде. Шулай итеп, ханым да, милиционер да, фатир эчендәге хуҗабикә ханым да ут эчендә калганнар. Аскы каттан күтәрелгән ханымның гомере сырхауханәдә өзелде. Милиционерның исә кул чуклары гарипләнде, йөзендә яну-пешү җәрәхәтләре эзе калды. Шул сәбәпле ул яраткан эшеннән китәргә мәҗбүр булды.

Янгынны сүндерү вакытында янгынчылар һәм милиция хезмәткәрләре шушы подъезддан гына да тагын 8 пропан баллоны алып чыктылар. Ә бөтен йорт буенча аларның саны күпме булгандыр, билгесез. Ни өчендер ул елларда кешеләр газ шартлаудан йортлар җимерелергә мөмкин дип уйламыйлар иде.

Газ шартлаудан лифт шахтасы шактый зарар күреп, фатирларның ишекләре каерылып төшсә дә, беренче һәм икенче каттагы кайбер фатирларда бүлмәләрне бүлеп торучы диварлар ауса да, йорт конструкциясенә җитди зыян килмәде. Җимерелүләр булмады, чөнки газ шартлау дулкыны иң беренче чиратта тәрәзәләрне алып очырды, шул сәбәпле йорт конструкцияләренә басым күпкә кимегән, күрәсең.

Хәзерге йортлар ни сәбәпле газ шартлаудан җимерелә башлады соң? Үткәрелгән тикшерүләр моның сәбәпләренең берсе пластик тәрәзәләр дип тапты. Экспертлар фикеренчә, әгәр дә фатир тәрәзәләре агачтан булса, фаҗигаләр мондый ук коточкыч булмас иде. Бу пластик тәрәзәләрнең газ шартлаганда барлыкка килгән басымга бирешмәве, шул сәбәпле газ шартлау вакытында диварларга, түшәмнәргә һәм йортның башка конструкцияләренә тәэсир итүче җимергеч көчнең күпкә артуы белән аңлатыла. Әлбәттә, бөтен кеше дә мондый фикер белән килешеп бетми. Әмма бүгенге көндә Дәүләт Думасы каравына күпфатирлы йортларда яшәүчеләрне фатирларының пластик тәрәзәләрен агач тәрәзәләргә алмаштырырга мәҗбүр итә торган тәкъдим дә каралып ята. Бу мәсьәләдә нинди карар кабул итәрләр, әлегә билгесез. Шулай да белгечләрнең Магниторск шәһәрендәге газ шартлау буенча әйткән фикерләрен дә искә алмый калмаслар. Аларның исәпләүләре буенча, гаять куәтле җимергеч көч барлыкка килүдә нәкъ менә тәрәзәләр зур роль уйнаган да инде. Тик тәрәзәләрне алмаштыру гражданнарның кесәсенә бик нык сугачак бит, анысын ничек хәл итәрләр. Гади генә исәпләүләр дә стандарт ике бүлмәнең тәрәзәләрен алмаштыру чыгымының кимендә 100 000 сум чамасы булачагын күрсәтә икән.

Шулай да газ шартлавын булдырмауны хәл итүдәге төп факторның кеше үзе икәнен беркем дә инкарь итмәс. Димәк, торак йортларда яшәүчеләргә иминлек кагыйдәләрен аңлату эшләрен һичкайчан булмаганча оештырып җибәрергә кирәк. Тәртипсез тормыш алып бара торган фатирлар ныклы күзәтү астына алынырга тиешләр. Чөнки алар йортта яшәүче барлык кешеләрнең тормышын куркыныч астына куялар. Кануннар белән, кирәк икән, юньсез фатирларның газын аерып кую мәсьәләсен дә хәл итәргә кирәктер. Газ шартлау белән бәйле фаҗигаләр бүтән кабатланмаса иде инде.

Җәүдәт ХАРИСОВ. Чаллы.

Фото һәм чыганак: tatyash

Бәйле