1 апрельдән социаль пенсияләргә үзгәреш кертелергә мөмкин

-- Гузель

Русиянең Хезмәт министрлыгы быел 1 апрельдән социаль пенсияләрне ике процентка индексацияләргә тәкъдим итте. Яңа канун гамәлгә кергән очракта, социаль пенсиянең уртача күләме 9266 сум тәшкил итәчәк. Бу турыда ТАССка сылтама белән «Татар-информ»  хәбәр итте.

Гамәлдәге закон буенча социаль пенсия эшләмәгән яки тулы стажы булмаган гражданнарга иминият пенсиясе алу өчен билгеләнә.

Яшәү минимумы күләме турындагы мәгълүматлар буенча, 2018 елда (8483 сум) һәм 2017 елда (8315 сум) булып, үсеш 102 процент тәшкил иткән. Идарә тармагы 2019 елның 1 апреленнән социаль пенсияләрне 2 процентка индексацияләргә тәкъдим иткән, диелгән әлеге хәбәрдә.

Шулай итеп, социаль пенсиянең уртача күләме 182 сумга артачак һәм 9266 сум тәшкил итәчәк. Шулай ук инвалид балаларга пенсия 268 сумга артачак һәм 13674 сум тәшкил итәчәк. Ә балачактан I төркем инвалидларга 270 сумга артып, 13812 сум булачак.

 

Татар-информ
Фото: Russiansu

Бәйле