Ләйсән Гыймаева нигә олы кызына ярарга тырышуы хакында әйтте

-- Гузель

//Tatar today//

24 февральдә җырчы Ләйсән Гыймаева олы кызы Таңсылу белән конфликт булдырмас өчен ничек уртак тел табуы турында Инстаграмда дуслары белән уртаклашкан. Ул баласы кызыксынган әйберләрне өйрәнергә, аңа ярарга тырыша икән. Шулай ук Ләйсән Гыймаева язылучыларына мөрәҗәгать итеп, аларның яшүсмер балалары белән ничек бер-берләрен аңлауларын сораган.

«Яшүсмер балалар белән конфликтлар килеп чыкмасын өчен нишләргә? Мин кызым белән тормышта бер адымнан барырга тырышам, ул тыңлаган музыканы тыңлыйм, аңа ошаган китаплар укырга тырышам. Аның кызыксынуларын сорашам. Күп очракта аңа ярарга тырышам дип тә әйтергә була. Иркәләү белән бутамаска. Шул вакытта гына үсеп җиткәч тә, хәзер дә аларга дус булып буладыр, минемчә. Ә сез ничек уйлыйсыз? Гаиләдә яшүсмер яшьтәге балалар белән бер-берегезне аңлыйсызмы?», дип язган Ләйсән Гыймаева.

«Нәкъ шулай. Балаларга ышаныч күрсәтергә, аларның уй-теләкләрен тыңлый һәм ишетә белергә кирәк», «Дөрес эшлисез, балалар белән сөйләшергә, уртак тел табырга кирәк», дип җавап кайтарган җырчының язылучылары.

Бәйле