«Түбәтәй»не башлаганда кайбер якыннарым “Ачма!” диде, әмма әбием…»

-- Алина

Күптән түгел Казанның Бауман урамында “Түбәтәй”нең икенче милли тиз туклану рестораны ачылды. Ул үзенең гореф-гадәтләргә һәм замана таләпләренә туры килүе белән җәлеп итә. Шуңа күрә дә монда кунаклар өзелми.

“Түбәтәй” – тиз туклану милли ризыклар челтәрен өч егет: Солтан Сафин, Айнур Камалиев һәм Руслан Гыйльметдинов гаиләләренең уртак көче белән оештырган. Алар студент чакларыннан ук бу проектны уйлап, тормышка ашыру юлларын эзләгән. Проектка инвесторлар да җәлеп итә алалар.

“Түбәтәй” татар милли рестораны җитәкчесе Солтан Сафин әйтүенчә, беренче татар хәләл тиз туклану челтәрен ачу фикере 2010-2011 нче елда барлыкка килә.

“Бәләкәй чагымда әбием Фәния гел миңа татар ризыклары ашата иде, гомере буе диярлек, 45 ел, ашханәдә аш остасы булып эшләде. Менә аның пешергәннәреннән мин татар ашларының, тәмле ризыкның нинди булырга тиешлеген аңлап калдым. 2007 нче елда мин Казанда геологка укырга кердем. Студент булгач, бик пешермисең бит инде, аеруча егетләр. Мин шул ашау мәсьәләсе буенча элек җәфаланып беттем. Мөселман буларак, хәләл урыннарны эзләдем. Бар иде үзбәк, таҗик, төрек кафелары, ләкин татарныкы юк иде. Баумандагы татар рестораны һәм кафесы хәләл түгел иде. 3-4 курста укыганда туклану челтәре ачу идеясе килде. Хәзерге партнерым Айнур Камалиев белән шул фикер турында сөйләшә башладык. Мин аңа әйттем: “Айнур, менә уйлап карале, үзебезнең шундый Макдональдс кебек матур, идеяле, шул ук вакытта милли, татар ризыклы, заманча, кызыклы урыннарыбыз булса, шәп булыр иде бит,” – дидем. Ул минем идеяне бик ошатты. Менә шулай сөйләшә-сөйләшә бу фикерне үстерә башладык. Аңа “Түбәтәй” дип кушу уе 2010 елда ук бар иде. Минемчә, түбәтәй –татарларның милли визит карточкасы, безне төрле халык арасында, төрле җирләрдә таныта торган баш киеме ул. Шушы идея килгәч, түбәтәй формасында киосклар да булыр, ул туристларга да, Казанда яшәүчеләргә дә кызык була дип уйладык” , ди Солтан Сафин.

                                                           “Әбием булмаса, “Түбәтәй” дә булмас иде”

Тик  2012 елда Солтан Сафинны чит илгә геология буенча укырга һәм эшләргә дәшәләр. Шул вакытта татар милли рестораны ачу идеясе тукталып тора. 2015 елда исә Солтан туган ягына кайтып, туклану челтәре идеясен ныгыта башлый. “Читтә яшәгәндә илебезне бик сагына башладым, Татарстанны, әбием һәм әнием ризыкларын. Сагынуым милли туклану челтәре идеясен ныгыта барды. Анда мин геологка гына түгел, төрле бизнес мәктәпләрдә дә укыдым, һәм бөтен алынган белемнәремне шул идеягә яткырдым инде. Аннары ул уемны мин Айнурга гына түгел, тагын бер-ике кешегә сөйләгән идем, алар белән шулай ук ничегрәк, кайчанрак ачарга дип фикерли башладык. Һәм 2015 нче елда илебезне, өемне, гаиләмне сагынуга түзә алмыйча, Аллага тапшырып, шундый карарга килдем. Анда минем эшем дә, акчам да яхшы иде, әйбәт хәлдә идем, Аллага шөкер. Татарларга, мөселманнарга, үзебезнең милли, гади дә, шул ук вакытта горурлык белән ашый торган, горурлык белән күрсәтеп булырдай шундый челтәрне ачып җибәрү идеясе белән кайтып киттем. Акча җыйдым, инвестицияләр таптым, 2015 нче елда кайттым. Шулай итеп, фикер туып челтәр оеша башлауга кадәр 4-5 ел вакыт китте. Балабыз кебек ул безнең. Әбиемә рәхмәт инде,иң беренчедән, татар ризыкларына мәхәббәтне нәкъ менә ул уятты. Әбием булмаса, “Түбәтәй” дә булмас иде, дип уйлыйм. Һәм миңа шундый фикер иңдергәне өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт.»

                      “Тәнкыйтьне күп ишеттек, әмма ачып җибәргәч, кешеләр аны бик ошатып кабул итте”

Түбәтәй” татар милли рестораны ачу идеясы күпләргә кызык тоела. Ләкин Солтанның чит илне, яхшы эшен ташлап Татарстанга кайтуын күпләр хупламый.. “Ул вакытта чит илдә бик әйбәт яши идем мин, эшем дә, эш хакым да яхшы иде, туганнарыма да, якыннарыма да ярдәм итә ала идем. Һәм монда, дөресен генә әйткәндә, буш урынга кайттым. “7 ел геологиягә укып, күпме эшләп, күпме көч түгеп, шундый дәрәҗәләргә күтәрелгәннән соң, калдырып кайтырсыңмы икән?” – дигән сорау бөтен якын кешемдә дә туды. Якыннар арасында күбрәк “Ачма” дигән фикер булган иде. Башка кешеләрдән дә күп критика ишетергә туры килде бу турыда. Рестораторлар: “Ничек инде, андый әйбер булмый, татар ашлары тиз тукландыра торган ашлар була алмый, андый булса, әллә кайчан ачылган булыр иде инде,”– диде. Ләкин мин фикеремә бик ышандым, тәнкыйтьләүчеләргә карамадым. Карарым каты иде, килеп чыгасын белдем һәм бетте. Аллаһы Тәгаләгә ышандым. Тәнкыйтьне күп ишеттек, әмма ачып җибәргәч, кешеләр аны бик ошатып кабул итте” ди ул.

                                                               “Бизнес – ул җиңел әйбер түгел”

“Студент чагымнан ук идеология буенча миңа бик якын 6-7 якын дустым бар, алар белән гел элемтәдә тордык. Алар үзләренең фикерләре белән ярдәм итәргә тырышты”, ди Солтан Сафин. “Ләкин төп, чишмә башында торган егетләр: Айнур, мин, Руслан иде. Без әле дә бергә, Аллага шөкер. “Түбәтәй” проекты гына түгел, динебез дә бергә тота безне. Аллаһы Тәгаләдән курку һәм изге максат: кешеләргә хәләл ризыкны тапшыру, татар ризыгының алга баруын тәэмин итү – шул безне тотып тора. Без төрле кыенлыклар аша үттек. Бизнес-  ул җиңел әйбер түгел.”

                                       “Проектны башлаганда, өстәмә чыганагыгыз булса әйбәт”

Солтан Сафин әйтүенчә әлеге зур эшне башлап җибәрү авыр булган. “Барысы да шунда ук килә дип уйлау дөрес түгел, алай булмый инде ул. Түземлек кирәк бераз. Әле күп кеше 3 -5 ел бизнесларыннан акча күрмичә, бертуктамый эшли. Шуңа күрә проектны башлаганда, өстәмә чыганагыгыз булса әйбәт инде. Ләкин булмаса да, проектларны оештырып була, дип уйлыйм мин”

“Түбәтәй”- мин тудырган фикер түгел, Аллаһы тәгалә җибәргән дип уйлыйм”

Солтан Сафин үзен перфекционист ди. Аның фикеренчә ул  Аллаһы Тәгалә җибәргән идеяне күтәреп, “Түбәтәй”нең миссиясен мин үзенә алган. “Ул мин тудырган фикер түгел, Аллаһы Тәгалә җибәргән дип уйлыйм. Татар ашларын хәләл итеп саклап калдырырыга кирәк. Ул безнең динебезне дә, безнең тәртип-әдәпләрне дә, менә дигән тәмле ашларыбызны да кешеләргә күрсәтәчәк. Без җиткерсәк, бөтендөнья күләмендә дә каршы килүчеләр булмастыр, бөтен кеше яратып кабул итәр дип уйлыйм. Шуңа күрә мин перфекционист, идеолог Һәм миссия үтәүче дип уйлыйм үземне.”, ди ул.

                                          “Түбәтәй” бүтән регионнарда да булачак

«Түбәтәй” – милли тиз туклану челтәре генә түгел. “Түбәтәй” – зур команданың уртак хезмәте дә. Монда хәтта иң вакчыл эшне башкаручылар артында да аерым кешеләр тора, әмма аланы “Түбәтәй”гә мәхәббәт берләштерә.

“Түбәтәй” рестораны хәйрия эшләрен дә оештырган. “Булыш” ярдәм фонды белән берлектә,   авыру балаларга ярдәм итү максатыннан, акча җыю эшләре дә алып бара. Һәр заказның 5% әлеге фондка кучеп бара. Шул рәвешле, һәркем әлеге изге эшкә үз өлешен кертә ала.

Һәр ял көннәрендә “Түбәтәй” өчпочмак, кыстыбургер, традицион кыстыбый һәм төсле пилмән әзерләү буенча мастер-класслар үткәрә. Алар 3 телдә: татар, рус һәм инглиз телләрендә бара. Мастер-класс тәмамлангач, балаларга грамота тапшырыла.

Биредә көн саен кассада промокод атап, билгеле ризыкларны һәм “Көн кыстыбургерын” ташлама белән алырга була. “Түбәтәйдә” бәяләр төрлечә: 150-160 сумнан башлап 250-300 сумга кадәр бәягә җиңел генә сыешып була. Студентларга 160 сумга төшке ашлар бар.

Бүгенге көндә “Түбәтәй ресторанын  Казанда, Сургутта, Ульяновскта табып була. Казанда ике ресторан һәм биш кечкенә нокта бар. Һәр җәй Болгарда да эшләп килә икән. “Тагын Алла теләсә быелны Казанда берничә ресторан ачу планыбызда тора. Бүтән регионнарда шулай ук ресторан ачарга телибез.” , ди Солтан Сафин.
“Түбәтәй” һәр көнне эшли һәм ризыкларын татып, чәйләп алырга чакыра.

Казан. Бауман урамы, 47 йорт

Дүшәмбедән чәршәмбегә кадәр 9.00-21.00

Җомга 9.00-22.00

Шимбә 10.00-22.00

Якшәмбе 10.00-21.00

 

Бәйле