Кукмарада янгын вакытында ике сабыен югалткан әни: «Бернәрсә кирәкми, балаларым гына кирәк»

-- Гузель

21 февральдә Кукмара районы Яңа Сәрдек авылында чыккан янгында Ләйлә белән Фәнзил Минемуллиннарның ике сабый балалары вафат булды. Минемуллиннарның туганы Васил абый «Шәһри Казан»га 23 февральдә балаларны җирләүләре, аларны озатырга кеше бик күп килүен сөйләгән. 

– Ярдәм итүчеләр дә бик күп. Белгәне, белмәгәне дә булыша. Күмү кирәк-яраклары белән дә ярдәм иттеләр, чардуганнарны да бушка эшләп китерәбез диделәр. Туганнарыбызга Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен инде. Аларга бик нык авыр. Уколлар белән генә тоттык. Янгын булган көнне алар Кукмарага киткәннәр иде. Социаль яклау бүлегенә, аннары хастаханәгә дип чыгып киткәннәр. Ләйлә көндез барып дәваланып йөри иде. Олы балалары Казанда эшлиләр. Берсенә 23, икенчесенә 21 яшь. Уртанчылары өченче сыйныфта укый. Ул мәктәптә иде. Янгын көндезге уннар тирәсендә чыкты. Өч һәм алты яшьлек Сәйдәш белән Нурисламны әбиләре белән калдырганнар. Ул малларга печән салырга дип чыгып киткән. Шунда өйне бик тиз ут ялмап алган. Утның нәрсәдән чыкканын әлегә белмибез. Кыска ялганыштан түгелме икән дибез. Яңа гына йорт салып, яңа абзар, мунчалар төзеп куйганнар иде. Абзарда өч сыер, өч үгез тора иде. Бөтен нәрсә янып бетте. Өсләрендәге киемнәреннән генә калдылар. Сәйдәш белән Нурислам бик тере, акыллы, тәртипле балалар иде, – дип сөйләгән «Шәһри Казан»га Васил абый.

Күршеләре Чулпан янгын чыкканда өйдә булган.

– Без күреп алганда тәрәзәдән ургылып төтен чыга иде. Йорт-каралты бик тиз янды. Балаларны карарга килгән әбиләре маллар янына чыккан булган, янгынны күреп, күршеләренә йөгергән. Алар да, соң иде, балаларны коткарып калырлык түгел иде, диделәр. Ләйлә апа белән Фәнзил абый чыгып киткәндә, балаларны карарга әбиләре килә иде. Бу юлы да ул килеп калган. Ләйлә апа, бернәрсә кирәкми, балаларым гына кирәк дип елый ди. Ул үзе өйдә генә тора иде. Берничә ай элек кенә үзләре карап-тәрбияләп торган 100 яшьлек сукыр әбиләрен җирләделәр.

Фәнзил абый төзелештә эшләде. Яңарак кына ул эшләгән оешма ябылып, ул да эшсез калган иде. Күп итеп маллар тоттылар. Бик тырыш, үрнәк гаилә, – дип уртаклашкан Чулпан.

 

Шәһри Казан

Бәйле