Юбилеена әзерләнүче Раушания Юкачева: “Шатланып йөри торган вакыт түгел. Гаиләбездә зур кайгы”

-- Лэйсирэ

Татарстанның халык артисты, Камал теат­рында 36 ел хезмәт куйган Раушания Юка­чеваның быел 60 яшьлек юбилее. Акчарлак газетасы хәбәрчесе актриса бе­лән очрашып, тормыш китабының битләрен ки­регә ачып, үткән мизгелләрне искә төшергән.

– Раушания ханым, юбилеегызны кайчан һәм ничегрәк билгеләп үтәргә уйлыйсыз?

– Туган көнем 18 февральдә булды. Юбилейны 23 мартка билгеләдек. Башта котлаулар булып, аннан Илдар Юзеев әсәре буенча куелган “Ак калфагым төшердем кулдан” спектаклендә уйнаячакмын. Дөресен генә әйткәндә, уздырасым да килмәгән иде. Ләкин театрның традициясенә каршы килә алмыйм. Күңел халәтем бәйрәм уздырып, шатланып йөри торган түгел. Гаиләбез күптән түгел зур кайгы кичерде: бертуган сеңлемнең 20 яшьлек кызы юл һәлакәтенә очрап узган елның декабрендә вафат булды. Бик буранлы көн иде. Рульдә йөрергә ашкынабыз бит. Мин андый көнне утырмаска тырышам. Үкенечләр зур. Ахыр чиктә Ходай шулай язгандыр дисең.

– Үзегез рульдә күптәнме?

– 12 ел йөрим. Җәйләрен кисәк кенә уйлыйм да, машинама утырып, Коля җирләнгән Кукмара районы Нырты авылына чыгып китәм. Иң беренче май башында кайтам зиратка. Ел да чәчәкләр утыртам. Су калдырам, очраган кешеләргә әйтәм. Зиратка килгән кеше су сибә. Аннан туган ягым Питрәч районы Күн авылына да кайтып йөрим. Әти-әнинең төсен саклап, туганнар белән төп йортны карап, яңартып торабыз, дип уртаклашкан актриса «Акчарлак» газетасы белән.

Бәйле