Марат Шәйбәков хатыны Ләйсән турында: “Икәүләп йөреп булмый инде”

-- Лэйсирэ

//Tatar today// Эльвира Шакирова//

Башкортстанның атказанган артисты Марат Шәйбәков әкренләп Татарстан районнары буйлап гизә башлады. Үзе әйтүенчә, һәр район – халкы кебек үк үзенчәлекле һәм үзенчә кабул итә. Кайдадыр Маратны таныйлар, беләләр, сагынып көтеп алалар, ә кайбер районнарда Марат Шәйбәков — яңа исем!

— Марат, гомумән алганда, Татарстан турында фикерең нинди?

— Былтыр Татарстанның кайбер районнарында булдым. Әллә шуңа микән, ул районнар мине быел аеруча көтеп алды. Төрле районда төрлечә кабул итәләр. Кайбер районнар бик белеп бетерми. “Кем ул? Нинди җырчы ул?” диләр. Ләкин концертка килгән кеше бик ошатып китә. Сәхнәгә менеп, аркамнан сөеп рәхмәт әйтүчеләр дә бар.

— Ни сәбәпле Чистайдагы концертыңны куймаска булдың?

— Чистай шәһәрендә мине бөтенләй белмиләр, дигән нәтиҗәгә килдем әле. Ник дигәндә, анда билетлар бик аз сатылган. Шул сәбәпле Чистайдагы концертны үткәрмәскә булдык. Шулай да Чистайдан “Ник безгә килмисез?” дип язучылар булды. Төркемемдә җиде кеше эшли, аларның һәркайсына хезмәт хакы түләргә кирәк…

— Марат, төркемеңдә кемнәр эшли?

— Алып баручы Рөстәм Шакиров, баянист Айрат Галиев, бэк-вокалист, җырчы Инзира Гыйздәтуллина, җырчы Ләйсирә Ибраһимова һәм оператор егетләр. Һәр кеше үз вазыйфасын белә. Егетләр аппаратура, кызлар киемнәр белән шөгыльләнә. Сценарийны көз көне үк яздык, шул программаны тәкъдим итәбез.

— Кайбер артистларның хатыннары төркемдә администратор булып йөри. Ләйсәннең андый теләге юкмы?

— Ләйсәннең менә дигән эше бар, Аллага шөкер! Ул даруханәдә эшли. Икәүләп йөреп булмый инде, балаларны да карарга кирәк. Ә җырларны һәм костюмнарны сайлаганда, Ләйсән белән киңәшләшәм.

Марат Шайбәковның Казандагы концерты 14 мартта Казанның “Ленин” Мәдәният йортында узачак.

Бәйле