Балтач районының Янгул авылында яшәүче 68 яшьлек Әмир абый Шәрәфиевне халык синоптигы дип атыйлар. Озак еллар география укытучысы булып эшләгән, климотология дигән фән белән дә кызыксынып китеп, 1978нче елдан башлап һава торышы язылган үз көндәлеген алып бара башлаган.
«Бер көн дә калдырмыйча алып барам бу көндәлекне. Метеорологиядә температураны көнгә алты-җиде мәртәбә карыйлар, мин дөрес, өч кенә тапкыр тикшерәм», – дип сөйли үзе. Хәзер әнә шул 40 елдан артык алып барылган көндәлеге ярдәмендә якында булачак һава торышын фаразлый. Чәчүгә ни вакытта чыкканлыкларны, бакчадагы эшләр башлану, кошлар килү кебек фактларны да теркәп куя икән.
Әмир абый әйтүенчә, без бер-берсеннән аермалы булган 11ешәр еллык климат циклларында яшибез. Һәр 11 ел саен һава торышы үзгәрә. 99 елдан соң, нәкъ шул ук булып кабатлана.
– Әмир абый, 2019нчы елга үзегезнең фаразларыгызны ясадыгызмы әле?
– Ясадым инде. Хәтерләсәгез, һәр елда диярлек декабрь аенда көннәр җылыткан шикелле була, температура 2-3 градус кына кала иде. Узган ел мондый җылылык булмады. Бу әйбәт түгел, моның аркасында февральнең икенче яртысы бик салкын килергә тиеш. Салкыннар февраль ахырыннан башлап, мартның 20ләренә кадәр дәвам итәр. Әле утыз градуслы суыклар буласы бар, дип уйлыйм мин. Быелгы бу күренештән соң табигатьтә җәй дә эссерәк булырга тиеш, кыш та салкынчарак булырга тиеш. 2019нчы ел, минем күзәтүләр буенча 1984нче елга охшап килә. 2018нче елның ахыры да 1983нче елга охшаган иде.
– 1984нче ел нәрсәсе белән исегездә калган иде соң?
– 1984нче елда җәйнең башы суыграк булып, аның ахырында бик җылы булган иде, хәтта августта су коендылар. Бер дә шуның кадәр су коенганны белмим. Менә мин хәтерлим, ул елны 31нче августта су коендык әле без. Бик күп чебен-черкиләр чыккан иде, чөнки черкиләр суга йомырка сала да, икенче елга гына алардан бөҗәк чыга. Ул елны август аенда икенче елга чыгасы чебен-черкиләр дә чыккан иде. Гомумән, хәзер без яшәгән циклда җәйнең җылысы җәйнең ахырынарак күчеп бара.
– Элек кыш бик салкын була иде, 32шәр градус салкын торды. Хәзер андый салкыннар юк. Бу нәрсә белән бәйле?
– 2013нче елда бик көчле корылык булды, ул климатка гына түгел, үсемлекләр дөньясына, ел фасыллары алмашынуга да зур үзгәрешләр кертте. Игътибар итсәгез, өч ел тирәсе шулай дәвам итә: икешәр атналап кышка көз килеп керде, кыш – язга, яз – җәйгә (июнь башларында гел салкынча була), җәй – көзгә килеп керде (сентябрьдә, киресенчә, җылы була). Ел фасыллары ике атна соңга калып килә дигән сүз бу. Аннан соң, бу циклда кышлар җылырак. Быел да шулай булыр әле ул.
– 2018нче елның көзендә ничектер көз булмады да, җәйдән шунда ук кышка кердек кебек. Ә быелгы көз нинди булыр икән?
– Инде әйткәнемчә, көз ике атна соңгарак калып киләчәк. Көзнең башы матур булыр. 3-4 ел рәттән инде көзнең башында явым-төшемнәр яумый. Элек берәр атна буе коя торган иде бит. Моның начар ягы да бар. Шуның аркасында туфрак шул кадәр корыган хәзер, яз көне алмагачларга су сиптерәм мин. Элек күпмедер сипкәч, су алмагач төбенә җәелә башлый иде. Туфрак суга туенган дигән сүз бу. Хәзер күпме генә сипсәң дә, туймый – туфракта дым юк. 3-4 ел буе яңгырлар булмаганга күрә, хәзерге вакытта туфрак бик ярлы хәлдә. Аннан соң, узган ел агрономнар да сөйләде, авыл хуҗалыгы министрлыгында да сөйләделәр: «Быел туң булмады, туң булмагач – әйбәт, бөтен дым туфракка китә», – дип. Бу дөрес нәрсә түгел. Үзегез күз алдына китерегез – туфракка китүен китә ул, ләкин туфрактан аскарак та төшеп китә. Ә туң булганда, ул бит бер тәлинкә шикелле – туфракның өсте генә җеби, асты – туң. Дым туфракка якын тора, аска төшеп китә алмый, Үсемлекләргә әйбәт. Үсә башлаган үсемлекләр дымны кирәгенчә туплап кала. Шуны аңламыйлар. Туң булганны бабайлар да ярата – үсемлекләргә дымы кала дип сөйлиләр иде, дымны аска төшермичә тотып тора ул. Туңның барлыгы-юклыгы кабер казыганда күренә – зиратка баргач та мин күпме туң бар икәнен карыйм. Быел туң бар. Бу әйбәт дигән сүз. Туң булу-булмау ни белән бәйле? Ничә ел рәттән көз көне ноябрьдә һәм декабрьдә җылы булды, гыйнварларда туңдырмыйча кар яуды. Ә быел алай булмады. Хәтерләсәгез, кар яуганчыга кадәр – октябрь ахырында, ноябрь башында әйбәт кенә суыклар булып алды һәм җирне катырып куйды. Шуннан соң җылытса да, ул җебемәде, өсте генә җебеп китте. Туң булу-булмау боз калынлыгыннан да күренә. Быел исә, боз калын: Иделдә дә, башка елгаларда да – былтыргыдан күпкә калын.
– Узган ел көз агачлар озак кына саргаймый торды. Нидән шулай булды ул сезнеңчә? Моның бер аңлатмасы бармы?
– Үсемлекләр чиратлап чәчәк ата: башта берсе, соңыннан икенчесе. Гөлҗимеш җәй уртасында чәчәк ата, мәсәлән. Юкә тагын да соңрак. Яз да, җәй дә ике атна соңга калып килү нәтиҗәсендә, алар бөтенесе бер чорда чәчәк атты диярлек: аралары кыска булды. Шуңа өстәп, көз дә матур килде. Яфракларның үсү срогы ике атна соңга калып башланды, шуңа алар озак кына саргаймый тордылар. Саргаймый коелганнары да булды араларында. Чөнки кисәк кенә бик әшәке салкыннар булды. Таллар, өрәңге, тупылның мәсәлән яфраклары яшелрәк иде әле. Хәзер бит көз дә элеккеге кебек килми. Русларда көз дүрт чорга бүленеп карала. Август ахырыннан башлап 14нче сентябрьгә кадәр – бу русларда иртә көз (ранняя осень.) Аннан соң алтын көз килә. Менә шушы чорда, Семен көненнән соң агачлар яфраклары саргая да, кайсы кызыл, кайсы сары төс ала. Бу, якынча, ике атна – сентябрь ахырына кадәр бара. Шуннан соң көз – (поздняя осень) килә. Бу чорда агачлар яфракларын коя, шәрәләнә, чын көз килеп җитә. Соң көз беткәч, октябрь ахырларында тирән көз (глубокая осень) килә. Атна-ун көн, күп дигәндә ике атна бара ул. Аннан соң кыш башлана. Узган ел яфраклар соң көзгә кадәр яшел килеш сакландылар. Ә алар чынлыкта алтын көз вакытында саргая башларга тиешләр. Һәм суыклар башланды да, тирән көздә бик тиз генә коелдылар. Быел болай булмаячак, нормаль була.
– Печән чорында һавалар ничегрәк булыр икән? Быел печән уңармы?
– Печән булыр, әмма май башында корырак көннәр сакланачак – бу печәннең балалый торган вакыты. Дым җитсә генә, куе булып чыга ул. Көннәр коры торгач, әллә ни балалый алмас. Июньнең башында яңгырлар булыр, печәнне туплый алмыйча азапланырлар. Элек июнь башында колхозлар печән әзерли башлый иде, матур көннәр була иде. Хәзер әзерләргә ирек бирми июньнең башы. Шул ук вакытта, ашлыкларга башак тутырырга бик яхшы көннәр булачак. Июльнең 15еннән алып, ахырына кадәр диярлек бик матур кызу көннәр булачак. Сабан культураларының башакларын тутырырга көннәр әйбәт килә быел.
– Елы елы белән төрле культуралар төрлечә уңа. Бер елда миләш уңса, икенче елда җиләк уңмаска мөмкин. Узган ел күпчелек районнарда җиләк уңмаган иде. Быел кайсы культуралар мул булыр, кайсылары юк, дип уйлыйсыз?
– Май аенда бакчачыларга өч суык килә. Беренчесе – яздан җәйгә күчү чорында була торган суыклар. Иртән кыраулар булып алачак. Икенчесе – шомырт чәчәк аткан вакытта. Халык телендә бу – шомырт салкыннары. Алар килгәндә ачык грунттагы яшелчәләрне сакларга кирәк булыр. Аннан соң, балан чәчәк атканда салкынайтыр. Монысы – май ахыры, июнь башы була. Бакчадагы агачларга килгәндә, каты сөякле җимеш бирә торган агачларга, әйтик: чиягә, сливаларга бу февраль-мартта көтеләчәк салкыннар вакытында суык эләгергә мөмкин. Ә җиләккә килгәндә, быел җиләк булачак.
– Җәй көне табигать бәла-казалары күп булырмы сезнеңчә?
– Хәзер бит һава бик тиз үзгәрә – бер көн 15 градус суык, икенче көнне нуль градуска төшә. Моның аркасында басым аермалары да үзгәрә, ә бу өермәләрнең килеп чыгышы басым үзгәрү аркасында була. Алдагы җәйдә дә көтелә мондый әйберләр. 2010нчы елдан алып 2021нче елга кадәр менә шушындый бәла-казалар чоры.
– Әмир абый, сез бит бакча эшләре башлану буенча да үз күзәтүләрегездән чыгып, киңәшләр бирәсез. Бәрәңгене кайчанрак утыртырга икән быел?
– Бәрәңгене кайчан утыртсаң да була ул. Бәрәңгенең шундый үзлеге бар – ул туфрак тәмам җылы кермичә тишелми. Иртә утыртсаң да, шул килеш ята. Ашлыклар андый түгел, иң әрсезе – борчак. Борчак 5 градуста тишелә, ә арпаларга, бодайларга туфракның 10 градустан югарырак җылынуы кирәк. Бәрәңге исә, туфрак 15 градуска җылынып җитмичә тишелми. Бер елны, аягым имгәнү нәтиҗәсендә бәрәңгене кешедән өч атна соңга калып утырткан идем. Башкаларныкыннан бер атна гына соңга калып тишелде. Димәк, туфракка җылы кергәнне көтеп яткан башкаларныкы. Минемчә, быел бәрәңгене майның якынча урталарында утыртсаң була.
– Чәчү чорында һава торышы уңай булырмы?
– Элегрәк елларны май бәйрәмендә чәчүне бетереп кайтып китәләр иде, өч ел бар инде хәзер, май бәйрәме җиткәндә генә чәчүгә чыгалар. Соң чыгыла. Чәчү вакытында, иң кирәк вакытта яңгыр яумыйча, майның ахырында яңгырлар булып, июньнең башы тагын салкынчарак, явым-төшемлерәк булыр.
Әңгәмәдәш – Айгөл ЗАКИРОВА, Безнең гәҗит