Илсур Метшин студентларның транспорт чыгымнарын компенсацияләү турында сорауларына ачыклык кертте

-- Гузель

25 февральдә Казан Мэры Илсур Метшин  хисап очрашулары кысаларында Казан дәүләт аграр университеты студентлары һәм укытучылары белән очрашкан. Мэр докладның коры саннарында гына тукталмыйча, студентлар белән сораулар һәм җаваплар ярдәмендә аралашу төзегән.

Бу очрашуда транспорт чыгымнарын матди компенсацияләү турында сораулар күтәрелгән. Әлеге югары уку йорты биналары шәһәрнең төрле районнарында урнашканлыктан, студентларга берсеннән икенчесенә барып җитү өчен күп вакыт һәм акча сарыф итәргә туры килә.

Шәһәр Мэры билгеләп үткәнчә, ул 45 мең имза җыйган петиция белән таныш, әмма проблеманы хәл итү шәһәр хакимияте компетенциясеннән тыш тора. «Ташламалы юл йөрү билетларын компенсацияләү яки кертү — бу акча мәсьәләсе генә. Кызганычка каршы, шәһәрнең әлегә андый акчасы юк. Казан елына 157 млрд сум салым җыя, һәм бары тик 30 млрд сум гына Казанда кала. Калганы югары бюджетларга китә», — дип аңлаткан ул.

Моннан тыш, И.Метшин шәһәрдә җәмәгать транспортында бушлай йөрү турында хыяллары белән уртаклашкан. Ул моның өчен барлык дәрәҗәләрдә дә икътисади тотрыклылык һәм зур салым базасы кирәк, дип билгеләп үткән.

«Дөньяда шундый системалы 15 шәһәр бар — бу 200-300 мең кеше яшәгән кечкенә шәһәрләр. Буш калган акчаны кешеләр мәдәнияткә, кинога, театрларга, концертларга, музейларга тота. Мондый тәҗрибә бар, ул, әлбәттә, фантастика булып тоела, әмма әйдәгез, хыялланыйк. Өстәвенә, мондый шәһәрләрдә юллардагы машиналар саны 30-35% кими, экология яхшыра һәм чикләнгән бюджетлы студентларны җәлеп итә торган туризм үсә», — дип сөйләгән И.Метшин.

Казан Мәриясе

Бәйле